Акцияләр

“Миңа тормыш бүләк ит” акциясе бара

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы социаль-мәдәни инициативалар фонды белән берлектә ел саен "Миңа тормыш бүләк ит!" акциясе үткәрә. Быел көмәнлекне өзүгә каршы (аборт ясауга) оештырылучы бу акция 9-15 июльдә уза. Акция кысаларында хатын-кызлар белән гаиләдә бала табып үстерү темасына Зәй үзәк дәваханәсе табиблары профилактик әңгәмәләр үткәрә. Чөнки бу мәсьәләдә статистика Россиядә,...

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы социаль-мәдәни инициативалар фонды белән берлектә ел саен "Миңа тормыш бүләк ит!" акциясе үткәрә. Быел көмәнлекне өзүгә каршы (аборт ясауга) оештырылучы бу акция 9-15 июльдә уза. Акция кысаларында хатын-кызлар белән гаиләдә бала табып үстерү темасына Зәй үзәк дәваханәсе табиблары профилактик әңгәмәләр үткәрә. Чөнки бу мәсьәләдә статистика Россиядә, шул исәптән безнең районда, куанычлы түгел. Илдә 100 бала тууга 58,7 көмәнлелекне өзү туры килә. Районда исә 2012 елда 525 бала дөньяга аваз салган, ә 388 хатын-кыз йөклелекне өздергән. 2013 елда да саннар сөенерлек түгел. Ә менә агымдагы елның 6 аенда туган балалар саны - 190, йөклелекне өздерү - 55. Мондый нәтиҗәгә хатын-кызлар белән даими төстә аңлату эшләре алып бару нәтиҗәсендә мөмкин булды, ди Зәй табиблары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Миңа тормыш бүләк ит” акциясе бара
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр