Туган як тарихын өйрәнү музее «Бүләк итү көне» акциясен даими үткәреп тора. Бу көннәрдә аның чираттагысы оештырылды. Зәйлеләр музейга XX гасыр башы сәгате, 1975 елгы тәмәке (махорка), чуен тоткыч (ухват) бүләк итте. Әлеге көнне исә 1нче мәктәптә «Гаилә ядкарьләре - музей фондын тулыландыручы» дип исемләнгән чара оештырылды. Чарада малайлар-кызларга музей...
Туган як тарихын өйрәнү музее «Бүләк итү көне» акциясен даими үткәреп тора. Бу көннәрдә аның чираттагысы оештырылды. Зәйлеләр музейга XX гасыр башы сәгате, 1975 елгы тәмәке (махорка), чуен тоткыч (ухват) бүләк итте.
Әлеге көнне исә 1нче мәктәптә «Гаилә ядкарьләре - музей фондын тулыландыручы» дип исемләнгән чара оештырылды. Чарада малайлар-кызларга музей фондында сакланучы гаилә коллекцияләре турында сөйләнде һәм Фәнүзә Нәгыймованың әкият персонажлары, хайваннар дөньясын чагылдырган форфор статуэткалары күрсәтелде. Ханымның статуэткалар тупланмасы укучыларда кызыксыну уятты.
Ю. Бутякова,
фәнни хезмәткәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев