Акция барышында мәктәпләрнең торышын күзәтү белән беррәттән, агымдагы ел дәвамында шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсеше, халык сораулары буенча башкарылган эшләр, алга таба билгеләнгән күләмле планнар турында мәгълүмат та бирелә. Без дә депутатлар белән мәктәпләргә чыктык. Шәһәр Советы депутаты Зәбирә Бариева белән татар гимназиясендә күзәтүне без ашханәдән башладык. Депутат биредә балаларны...
Акция барышында мәктәпләрнең торышын күзәтү белән беррәттән, агымдагы ел дәвамында шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсеше, халык сораулары буенча башкарылган эшләр, алга таба билгеләнгән күләмле планнар турында мәгълүмат та бирелә. Без дә депутатлар белән мәктәпләргә чыктык.
Шәһәр Советы депутаты Зәбирә Бариева белән татар гимназиясендә күзәтүне без ашханәдән башладык. Депутат биредә балаларны кайнар аш белән 100 процент көндәлек тукландырудан тыш, дәресләрдән соң уку йортында төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләр өчен өстәмә махсус заказ нигезендә ата-аналар исәбеннән ашату оештырылуыннан канәгать калды. Гимназиядә белем алучы 377 укучының 91 проценты 13 төрле түгәрәктә өстәмә шөгыльләнә. Шуларның 45 проценты - спорт юнәлеше буенча булса, экология- биология, туристлык-туган якны өйрәнү, тарихи-патриотик юнәлештәге түгә-рәкләрдә - 6, җыр-бию, рәсем сәнгате, кул эшләренә 28 процент бала җәлеп ителгән. Технология кабинетында шөгыльләнү өчен барлык уңай шартлар тудырылган. Электр белән эшләүче 14 тегү машинасы, 3 оверлок, 10 кул белән әйләндереп тегү машинасы бар. Малайлар өчен дә тимер, агач эшкәртү өчен станоклар урнаштырылган. Аларда балалар төп дәресләрдә дә, түгәрәкләрдә дә бик теләп эшли, ди укытучылар.
- Быел гимназия капиталь төзекләндерү программасына кертелеп, бинаның ярты ягында 8 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды. Тәрәзәләрнең алыштырылуына, җылылык, су системасының өлешчә төзәтелүенә без бик шат. Чөнки 1970 елда салынган бинаның җылылык, су үткәргеч торбалары бик тузган иде. Хәзер исә алга таба да төзекләндерү эшләренең тукталып калмавын телибез. Бинаның икенче яртысында җылылык челтәре, канализация системасы тузган хәлдә. Быел уку елы башлангач, үз көчебез белән сафтан чыгып проблема тудырган бер туалетны төзекләндердек, әмма өске катта да төзекләндерәсе канализация системасы бар. Киләсе елга бу проблемаларны истә тотып, төзекләндерүгә финанс чыгымнары каралса, яхшы булыр иде, -диде гимназия директоры Ленар Әхмәтҗанов.
Әлегә гимназия бинасында температура режимы 20-22 градус җылылыкны тәшкил итә. Ә көннәр салкынайткач, җылыту бирүне көчәйткәндә торбаларның чыдамлылыгына шик белдерә директор. Борчулы мәсьәләләр депутат тарафыннан исәпкә алынды.
Ә менә 7нче мәктәптә, яңа бина булу сәбәпле, мондый проблемалар юк. Шәһәр Советы депутаты Альбина Ларина педагоглар коллективы белән очрашып, районда башкарылучы эшләр белән таныштыргач, аларны кызыксындырган сораулар турында да белеште. Укытучылар соңгы елларда педагогларга, укучыларга тудырылучы барлык уңай шартлардан канәгать булуларын белдереп рәхмәт әйтте, тик аларны уку процессында бик күп таләп ителүче канцтоварларга чыгымнар каралмавы борчый. Үз хисабыбыздан төрле кирәк-ярак юнәлтү шактыйга төшә, ди алар. Мәктәп белән танышканда безне иң нык җәлеп иткәне яңа оештырылып килүче музей һәм мәктәп проекты нигезендә балаларның үз куллары белән агачтан ясаган хәрби техникалары булды.
-Укучыларны дәресләрдән соң үзләре теләгән кызыклы эшләргә җәлеп итү тәрбияви яктан да, эшкә өйрәтү өчен дә бик отышлы. Гомумән, яңа мәктәптә укучыларга яраткан шөгыле белән мавыгу өчен бөтен шартлар да тудырылган, балалар белән эшләргә иренмәскә генә кирәк, - диде Альбина Ларина, нәтиҗә ясап.
Югары Пәнәче мәктәбенә акция кысаларында шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин күзәтү ясады. Агымдагы елда мәктәп капиталь төзекләндерү программасына кертелеп, 4 миллион сумнан артыклык төзекләндерү эшләре башкарылды. Җылыту, су, канализация системалары алыштырылды, тәрәзә-ишекләр, мәктәпнең тышкы фасады өлешчә яңартылды, җылы туалет булдырылды, ашханә өлеше тулысынча төзекләндерелде. Мәктәп коллективы авыл җирлегендә шәһәрдәге кебек заманча бина булдырылуга бик шат. Бу уңайдан алар район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен кат-кат белдерде. 36 балага белем алу өчен мәктәптә яхшы шартлар тудырылуы искәртелде. Бары тик балаларга кышын шөгыльләнү өчен чаңгылар кирәклеген әйтеп, депутатка мөрәҗәгать итте коллектив.
Акция барышында һәр сорауның игътибарга алыначагы белдерелде. Мондый очрашулар һәр мәктәптә үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев