ТКХ

Нәтиҗәсе бар

Узган атнада торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю буенча штаб утырышының чираттагысы узды. Әлеге җәһәттән алып барылган эшнең нәтиҗәсе күренә. Кисәтүләр ясый башлаганнан алып соңгы өч атнада, ягъни 21 апрельгә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 1 миллион 300 мең сумга кимеде, диде башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов. Бу уңайдан торак милекчеләре ширкәтләре,...

Узган атнада торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю буенча штаб утырышының чираттагысы узды.

Әлеге җәһәттән алып барылган эшнең нәтиҗәсе күренә. Кисәтүләр ясый башлаганнан алып соңгы өч атнада, ягъни 21 апрельгә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 1 миллион 300 мең сумга кимеде, диде башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов. Бу уңайдан торак милекчеләре ширкәтләре, бурычлы хезмәткәрләре булган оешма-предприятие, учреждениеләр җитәкчеләре әҗәтлеләргә каршы алып барылган көрәш алымнары турында сөйләде. Мәсәлән, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре бурычын 114 меңгә сумга киметкән. "Яшьлек", "Зәй" спорт мәктәпләре, "Рынок" ҖЧШ дә бурычлы хезмәткәрләренең шактый әҗәтен каплауга ирешкән. Әлеге эшне алга таба да дәвам итү бурычы куелды.

"ВодоканалСервис" АҖнең "Зәй - Су каналы" филиалы күрсәтелгән хезмәтләр өчен вакытында түләү кирәклеген кисәтеп, район газеталарына - ике мәртәбә, "Идарәче компания" бер мәртәбә төрле игълан бирде. Халыкка хезмәт күрсәтүче калган оешмалар әлеге алымны никтер кулланмый.

Узган атнада "Ышаныч" торак милекчеләре ширкәте буенча - 1, "Идарәче компания ТКХ" ҖЧШ - 5, "Уңайлы йорт" торак милекчеләре ширкәте буенча 1 фатир хуҗасының эше судка бирелде. "Идарәче компания ТКХ" ҖЧШ, "Уңайлы йорт", "9 кат" ширкәте 1әр гаиләне, әҗәте күп булу сәбәпле, кечерәк фатирга күчерү буенча гаризалар әзерләде. Суд тарафыннан "9 кат" торак милекчеләре ширкәте гаризасы канәгатьләндерелде. Эшче төркемнәрнең бурычлары күп булган фатирларга рейдлары да дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Нәтиҗәсе бар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

ТКХ