Акцияләр

Очрашудан – зур тәэсирләр белән

30 ноябрьдә Аналар көне уңаеннан Казанда "Әниемә чәчәк бәйләме" акциясе узды. Тантанада республиканың күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләре, нефтьчеләр, машина төзүчеләр, укытучылар һәм табиблар династияләре катнашты. Акциягә Иске Зәй бистәсендә яшәүче җиде бала тәрбияләүче Лидия белән Николай Николаевлар чакырылды. Алар үзләренең өч балалары янына тагын дүрт ятимне сыендырды....

30 ноябрьдә Аналар көне уңаеннан Казанда "Әниемә чәчәк бәйләме" акциясе узды. Тантанада республиканың күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләре, нефтьчеләр, машина төзүчеләр, укытучылар һәм табиблар династияләре катнашты. Акциягә Иске Зәй бистәсендә яшәүче җиде бала тәрбияләүче Лидия белән Николай Николаевлар чакырылды. Алар үзләренең өч балалары янына тагын дүрт ятимне сыендырды. Сигез ел элек Николаевлар балалар йортыннан башта Аняны тәрбиягә алалар. Аннан Аня янына кунакка килеп йөрүче Полина, Эвелина, Алинаны алып кайталар. Николаевларның үз балалары Александр, Евгений, Ирина зурлар инде, алар төрле өлкәдә хезмәт куя. Тәрбиягә алган Аня политехник колледжда, Полина, Эвелина, Алина исә мәктәптә укыйлар. Алар укуда сынатмый, Лидия Григорьевна аларның укытучылары белән даими элемтәдә тора. Балаларын җәмгыятькә кирәкле кешеләр, намуслы, тырыш итеп тәрбияләргә тырыша алар.

"Әниемә чәчәк бәйләме" республика акциясеннән Николаевлар зур тәэсирләр белән кайтты. Иң мөһиме, анда үзләре кебек гаиләләр белән очрашты, аралашты, фикер уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Очрашудан – зур тәэсирләр белән
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр