Акцияләр

Һәркайсыбыз җаваплы

Юлларда имин йөрүгә, куркынычсызлыкны тәэмин итүгә без барыбыз да җаваплы. Транспорт белән идарә итүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәве мөһим. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә зәйлеләр, шәһәр кунаклары игътибарын ныграк җәлеп итү максатында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе яшьләр идарәсе белән берлектә "Куркыныч юл" дип аталган акция үткәрде....

Юлларда имин йөрүгә, куркынычсызлыкны тәэмин итүгә без барыбыз да җаваплы. Транспорт белән идарә итүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәве мөһим. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә зәйлеләр, шәһәр кунаклары игътибарын ныграк җәлеп итү максатында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе яшьләр идарәсе белән берлектә "Куркыныч юл" дип аталган акция үткәрде.

Әлеге идея белән "Яшь гвардия" оешмасы әгъзалары, "Кайгырту" ирекле хәрәкәт волонтерлары чыккан. Яшьләр акция барышында юл фаҗигаләрендә күпме кешенең гомере өзелү, сәламәтлекләрен югалту куркынычы булуын кисәтеп, юлда йөрүчеләрне игътибарлы булырга, аеруча яшьтәшләрен руль артында сак йөрергә өндәде.

- Без әлеге акцияне оештырып, тизлек режимын бозмау, дистанция саклап йөрү кирәклегенә басым ясадык. Юлларда һәлак булучы яшь кешеләр күпчелек очракта менә шушы таләпләрне үтәмәү нәтиҗәсендә аяныч хәлләргә юлыга. Безнең волонтерлар юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы плакатларны үзләре әзерләде һәм алар үтемле булсын дип тырышты, - ди Людмила Жирикова.

Акциядә катнашучылар эчке эшләр идарәсе каршыннан башлап, Нефтьчеләр проспекты, Ленин, Төзүчеләр урамнары аша үтте. Авариягә очраган автомобиль һәм мототранспорт эвакуаторга урнаштырылып, аларга юл һәлакәтләрен кисәтү буенча плакатлар беркетелде.

- Юл һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән бу акция кешеләрне уйланырга, руль артына утыргач, игътибарлы булырга өндәр дип исәплибез. Аеруча җәй көннәрендә тизлек режимын бозучылар, "җилләнеп" йөрергә яратучы яшь мотоциклчылар саны арта. Иртәме-соңмы мондый гамсезлек үз-үзең, әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә куркыныч ситуация тудырырга мөмкин, - ди ЮХИДИның пропаганда бүлеге инспекторы Әзһәр Галимов.

Агымдагы елның яртыеллык статистика мәгълүматларына карасаң, уйланырлык сәбәпләр бар. 6 ай эчендә район юлларында 36 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 кеше үлгән, 54 кеше тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең 4се - балалар. Юл һәлакәтләренең 3се мотоциклчылар катнашында булган. Ә узган елның бу вакытында 27 авария теркәлгән. 4 кеше үлгән, 32 кеше тән җәрәхәтләре алган. Әлеге саннар юлларда фаҗигаләрнең арта баруы турында сөйли. Шуңа күрә игътибарлы булу беркемгә дә комачауламас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Һәркайсыбыз җаваплы
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр