Акцияләр

Һәркем үз өлешен кертә ала

Районыбызда авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм кулы сузу максатында төрле социаль чаралар оештырыла. «Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә инде берничә ел рәттән өлкән яшьтәге, караучысы булмаган кешеләргә ярдәм итү йөзеннән оештырылучы «Шәфкатьле көз» акциясе - шуның ачык мисалы. Район җитәкчелеге инициативасы белән ул хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр хисабына өлкәннәр өчен...

Районыбызда авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм кулы сузу максатында төрле социаль чаралар оештырыла. «Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә инде берничә ел рәттән өлкән яшьтәге, караучысы булмаган кешеләргә ярдәм итү йөзеннән оештырылучы «Шәфкатьле көз» акциясе - шуның ачык мисалы. Район җитәкчелеге инициативасы белән ул хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр хисабына өлкәннәр өчен кайнар аш әзерләүне күздә тота.

Акциянең "Шәфкатьле көз" дип аталуы юкка түгел. Өлкәннәргә көнгә бер мәртәбә бушлай кайнар аш әзерләп, өйләренә илтеп ашатуны социаль хезмәткәрләр нәкъ менә җәйге айлардан соң көзгә кергәч - сентябрьдән башлыйлар. Быел да әлеге акция старт алды.

-Әлегә без 22 өлкән кешегә кайнар аш әзерләргә керештек. Алга таба өлкәннәрнең мөрәҗәгать итүенә, социаль хәленә карап, исемлекне яңарта барабыз. Ел саен 30дан артык кешегә көндәлек мондый хезмәт күрсәтелә, - ди үзәк директоры Лидия Ларионова.

Кайнар аш, шимбә-якшәмбе көннәреннән тыш, "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә әзерләнеп, махсус термосларда өлкәннәрнең өйләренә китерелә. Ризыкны тарату социаль, мәгариф, яшьләр эшләре, физкультура, спорт һәм туризм идарәләре тарафыннан башкарыла. Өлкән яшьтәгеләр кайнар ашны бик рәхмәтле булып көтеп ала.

Без акция барышын күзәтү максатында социаль хезмәткәр Галина Ишмякова белән Анна һәм Владимир Романовлар гаиләсендә булдык. Алар икесе дә авыр тормыш хәлендә калган. Берсе - сөт заводында, икенчесе автоагрегат заводында эшләп лаеклы ялга чыккан кешеләрнең бүген сәламәтлеге нык какшаган. Узган ел инсульттан параличланган Анна Васильевна хәзер инде елдан артык урын өстендә, ә тормыш иптәше Владимир Романовның шулай ук кан басымы уйный. Шулай да ул гомер иткән тормыш юлдашын карап, тәрбияләп тора. Авыру хатынының яныннан чыгып китә алмау сәбәпле, ярдәм сорап, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Хәзер аларга көнаралаш социаль хезмәткәр Елена Тугушева килеп, йорт эшләрендә булыша, кайнар аштан авыз итү мөмкинлеге дә тудырыла.

- Кайнар аш әзерләп өләшүгә без бик шат. Чөнки мин - ир-ат кешегә авыруны карап, аш әзерләп тору бик җиңел түгел. Көнгә бер мәртәбә бу мәшәкатьтән арынып, аз булса да хәл алам. Өстәвенә, бу хезмәт бушлай күрсәтелә, пенсия акчасына дарулар җыюдан бушамаган безнең кебекләр өчен бу зур ярдәм, - ди Владимир Романов.

Аның авырлыкларга бирешмичә яшәве, рухи ныклыгына сокланырлык.

Ә кайнар аш әзерләү өчен ярдәм итәргә теләгән һәркемнең бу хәйрия акциясенә үз өлешен кертү мөмкинлеге бар. "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенә яшелчә, җиләк-җимеш, төрле продукция китерүчеләрне биредә бик шатланып кабул итәләр. Ризык әзерләргә продукция мулрак булган саен кешегә булышу мөмкинлеге дә зуррак дигән сүз бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Һәркем үз өлешен кертә ала
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр