Матди хәле авыр, җитди авырулы гаиләләрдәге беренче сыйныфка баручы балаларны мәктәпкә әзерләү өчен районда быел сигезенче мәртәбә хәйрия акциясе оештырыла. Узган җомгада "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә авыллар, 1, 2, 5, 8нче, коррекция мәктәпләренә, татар гимназиясенә укырга барачак 53 бала өчен бәйрәм үткәрелде. Үзәк хезмәткәрләре аны балалар һәм аларның...
Матди хәле авыр, җитди авырулы гаиләләрдәге беренче сыйныфка баручы балаларны мәктәпкә әзерләү өчен районда быел сигезенче мәртәбә хәйрия акциясе оештырыла. Узган җомгада "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә авыллар, 1, 2, 5, 8нче, коррекция мәктәпләренә, татар гимназиясенә укырга барачак 53 бала өчен бәйрәм үткәрелде. Үзәк хезмәткәрләре аны балалар һәм аларның әти-әниләре күңелендә озак сакланырлык итеп оештырган иде. Химаячеләр ярдәме белән алынган сумкаларны (эчендә уку кирәк-яраклары да бар) малай-кызларга башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов, аның урынбасары Светлана Иванова, социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина тапшырды. Акциядән "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге дә читтә калмады. Җирле бүлекнең башкарма комитеты җитәкчесе Мәдинә Канәфина нәниләргә, изге теләкләр юллап, футболкалар бүләк итте. Бәйрәмдә катнашучыларның күбесе авылдан иде. Кәдек авылыннан Мәрьям Нәбиева оныгы Нәфисәне алып килгән. Ул кызы гаиләсе белән бергә яши. Өлкән оныгы Илсаф IV сыйныфка бара, ә кечкенәсе Зәйнәпкә өч яшь кенә икән. Балага гына түгел, миңа да бик ошады бәйрәм, сумкалы да булдык, оныгым балалар белән аралашты, күңел ачты, рәхмәт җитәкчеләргә, бәйрәмне оештыручыларга, ди Мәрьям апа. Әлфия Хөснетдинова бәйрәмгә уллары Тимерланд һәм Марат белән килгән.
-Тимерландтан битәр ике яшь ярымлык Марат көтте бу бәйрәмне. Балаларны мәктәпкә җыю-әзерләү җиңел түгел, өстәвенә, шактый чыгымлы, безнең онытмаулары куандыра, - ди Әлфия. Тиздән "Энергетик" Мәдәният сараенда шәһәрдә яшәүче бер төркем балага янә сумка һәм уку кирәк-яраклары тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев