Республикада 16 сентябрьдән «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы бара. Бүгенге вәзгыять шуны таләп итә. Татарстанда наркологик диспансерда 17 меңнән артык наркотик кулланучы исәптә тора. Зәйнең үзәк дәваханәсеннән 1 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, бездә 156 кеше исәптә тора, шуның 52сенә наркоман диагнозы куелган. Республикада наркотик кулланучылар ел саен 1-2 процентка арта. Мондый үсеш...
Республикада 16 сентябрьдән «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы бара. Бүгенге вәзгыять шуны таләп итә. Татарстанда наркологик диспансерда 17 меңнән артык наркотик кулланучы исәптә тора.
Зәйнең үзәк дәваханәсеннән 1 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, бездә 156 кеше исәптә тора, шуның 52сенә наркоман диагнозы куелган. Республикада наркотик кулланучылар ел саен 1-2 процентка арта. Мондый үсеш районда да күзәтелә. Узган ел диспансер исәбенә 112 кеше куелса, шуларның наркоман диагнозлысы - 44. Болар борчу тудырырлык саннар.
Районда айлык кысаларында киң колачлы эш бара. Прокуратурада эчке эшләр бүлеге, нарколог, мәгариф, мәдәният, социаль яклау, яшьләр идарәләреннән әлеге эшкә мөнәсәбәте булган белгечләр, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында айлык барышы буенча сөйләшү булды. Аны прокурор ярдәмчесе Ленар Рәхмәтуллин алып барды. Әлеге җәһәттән прокуратура, федераль куркынычсызлык хезмәте, эчке эшләр бүлеге, район үзәк дәваханәсе, яшьләр идарәсендә «кайнар линия» телефоннары ачылды, наркобәйлелеккә төшкәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, наркоҗинаять белән көрәш буенча аноним мөрәҗәгать итүчеләр өчен махсус тартмалар булдырылды. Прокуратура, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре наркотик кулланган хәлдә машина йөртүчеләрне ачыклау максатында рейдлар оештыра. Яшьләр күпләп җыелып күңел ача, Азия һәм Кавказ халыклары яши, эшли торган урыннар аеруча игътибарга алына. Наркотик матдәләр, аларны ясау технологияләре турында белешмә биргән интернет челтәрендәге сайтлар күзәтүгә алына. Даруханәләрдә психотроп һәм дәвалау үзлегенә ия наркотик матдәләр әйләнеше тикшерелә.
Республикада айлыкның беренче атнасы нәтиҗәләре буенча, хокук саклау органнары наркотикларга мөнәсәбәтле 79 җинаять теркәгән, шуларның 41е - наркотик саклау, 3се - наркотик куллану, 3се көчле тәэсир итә торган матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле. Районда да наркотиклар сатуны ачыклау буенча җитди эш бара, ди Ленар Рәхмәтуллин. Гомумән, айлык барышында һәрберебездән уяу, сак булу сорала. Бу миңа, гаиләмә кагылмас дип тынычланырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев