Акцияләр

Тынычланырга иртәрәк әле

Республикада, шул исәптән районда, "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясе старт алды. Ул наркоманиягә каршы бергәләп көрәшү, куркыныч матдә сатылучы урыннарны ачыклау, бозык гамәлләргә киртә кую, яшь буынның сәламәт үсүен тәэмин итү ниятеннән оештырыла. Наркомания проблемасы районда да кискен дип бәяләнә. Бу мәсьәлә 2нче...

Республикада, шул исәптән районда, "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясе старт алды. Ул наркоманиягә каршы бергәләп көрәшү, куркыныч матдә сатылучы урыннарны ачыклау, бозык гамәлләргә киртә кую, яшь буынның сәламәт үсүен тәэмин итү ниятеннән оештырыла. Наркомания проблемасы районда да кискен дип бәяләнә. Бу мәсьәлә 2нче мәктәптә үткән наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең күчмә утырышында белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре җитәкчеләре, җаваплы хезмәткәрләр, полиция, медицина хезмәткәрләре катнашында уртага салып сөйләшенде.

Район үзәк дәваханәсенең наркология кабинеты махсус исәбендә бүген шушы диагноз куелган 51 кеше тора. Ә профилактик исәптә, ягъни бер яки ике мәртәбә наркотик татып караучылар - 104 кеше. Табиб-нарколог Илфат Салихов белдерүенчә, наркотик кулланучыларның күпчелеге - Иске Зәй һәм Яңа шәһәр бистәләреннән. Шәһәр үзәгеннән ерак урнашкан территорияләрдә яман гадәтләргә тартылучыларны булдырмас өчен контрольне тагын да көчәйтү кирәк, дип фикерен белдерде ул. Табиб сүзләренчә, наркотикка бәйләнгән кешене кабат гадәти яшәү рәвешенә кайтаруы - бик авыр һәм озак процесс. Хәтта тиешле дәвалау курслары үтеп, кризистан чыгучыларның да кабат наркотик куллану очраклары бар. Тагын бер проблема - наркотик кулланучыларның дәвалау курслары үтәргә теләмәүләре. Закон нигезендә наркоманны мәҗбүри дәвалап булмый. Бүген үзәк дәваханәнең аерым бүлегендә наркоманиядән дәваланырга теләүчеләр өчен 10 урын бар. Белгечләр моның җитәрлек булуын искәртә. Нигездә районда наркотик матдәләрне тарту очраклары күзәтелә. Яшьләр марихуана, синтетик наркотиклар белән эш итә.

Наркоманиянең яшүсмерләргә "ятьмә" салуы аеруча куркыныч. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча бүлекчәсе башлыгы Павел Минеев үткән ел "Яшүсмер-2013" операциясе барышында 5 яшүсмернең, наркотик һәм психотроп матдәләр куллану сәбәпле, административ җаваплылыкка тартылуын хәбәр итте. Аларның берничәсе "Энергетик" бакчачылык ширкәтендә марихуана кулланганда тоткарлана. Шул ук вакытта яшүсмерләр тарафыннан алкоголь куллануның арта баруы да борчу тудыра. Инспектор сәүдә нокталарында яшүсмерләргә сыра сату очраклары күзәтелүен ачынып сөйләде. Рейдлар вакытында шундый 11 очракны ачыкладык, ә беленмичә калганнары күпме, ди Павел Минеев. Соңгы вакытта кызлар арасында алкоголь куллану очракларының ешаюына борчылуын белдерде ул.

- Тәртип сагы органнары вәкилләре, педагоглар, әти-әниләр, бергәләп, бу яман гадәтләрдән балаларыбызны сакламасак, моның киләчәктә үзебезгә начарлык булып кайту куркынычы зур. Наркотик куллануны да, алкогольгә тартылуны да башлангыч чорында авызлыклау яки аны бөтенләй булдырмауга юнәлтелгән катгый чаралар күрү мөһим. Белем бирү учреждениеләрендә яман гадәтләргә тартылучыларны сизеп алган уку йорты җитәкчеләрен ачуланырга түгел, үрнәк итеп күрсәтергә кирәк. Чирне иртәрәк ачыклыйсың икән, аны дәвалавы да җиңелрәк, ә яшерү азуга китерә. Мәсәлән, политехник колледжда узган ел яшүсмерләр тарафыннан кылынган бер генә җинаять теркәлде, ә аннан алдагы елда ул 9 иде. Махсус исәптә торучылар кими дип әйтеп булмый, ә менә үз вакытында анык чаралар күрү нәтиҗәсендә уңай якка үзгәреш сизелә, - диде Павел Минеев.

Аның сүзләрен башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, комиссия сәркатибе Светлана Иванова да хуплап, алга таба мәктәпләрдә бу проблемага җитди якын килергә чакырды.

-Берничә ел элек кенә районда яшүсмерләр арасында наркоманнар бөтенләй юк иде, хәзер андыйлар ачыклана башлады. Махсус тестлар үткәреп, наркотик кулланучыларны төгәл белү зарур. Чөнки алар, беренчедән, үз сәламәтлекләренә зыян сала, икенчедән, бу - әти-әни өчен зур кайгы, өченчедән, аларның яшьтәшләрен дә әлеге афәткә тарту куркынычы зур, -диде ул.

Белем бирү учреждение-ләрендә әти-әниләр белән бу теманы даими контрольдә тоту кирәклеге, яшүсмер белән көн дә күзгә-күз карап сөйләшү, баланың буш вакытын калдырмау яман гадәтләргә каршы көрәшүдә үтемле булуы ассызыкланды. Чаллының наркотикларга каршы көрәш бүлеге инспекторы Ренат Сәйхетдинов иҗади, спорт һ.б. түгәрәкләргә йөрүче бала арый дип борчылу урынсыз, телевизор, компьютер каршында утырып бала ял итми, киресенчә, интернет челтәрендәге кире йогынты ясаучы сайтларга кереп, яман гадәтләргә тартылу куркынычы зур, дип искәртте.

"Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" акциясе кысаларында һәркем җәмгыятебезгә куркыныч янаучы наркотиклар белән сату итүчеләр, наркоманнар турында (843) 273-43-45 ышаныч телефонына шалтыратып, мәгълүмат бирә ала. Шулай ук ufskn.tatar.ru. сайтында хәбәр калдырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Тынычланырга иртәрәк әле
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр