Җәяүлеләр катнашында юл һәлакәтләренең еш кабатланып торуы юл куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында җитди чаралар күрү кирәклегенә ишарәли. 2011 елда республикада җәяүлеләр катнашында 1928 юл һәлакәте теркәлде. Аларда 231 кеше үлде, 1783 кеше яраланды. Җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннарында ("зебра") кагыйдә бозу очракларының аеруча еш күзәтелүе борчуга сала. Узган ел...
Җәяүлеләр катнашында юл һәлакәтләренең еш кабатланып торуы юл куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында җитди чаралар күрү кирәклегенә ишарәли. 2011 елда республикада җәяүлеләр катнашында 1928 юл һәлакәте теркәлде. Аларда 231 кеше үлде, 1783 кеше яраланды. Җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннарында ("зебра") кагыйдә бозу очракларының аеруча еш күзәтелүе борчуга сала. Узган ел Татарстанда шундый 508 һәлакәт теркәлде.
Районда җәяүлеләр катнашында 2011 елда 22 авария булды. Аларда 5 кеше үлде, 17 кеше яраланды. Җәяүлеләр катнашында соңгы юл һәлакәте көзге чорда Сәвәләй авылы янындагы юл чатында теркәлде. Анда "КамАЗ" машинасы җәяүле ир-атны бәрдерде. Тикшерүләрдән ачыкланганча, җәяүле тиеш булмаган урыннан юл аша чыга.
Менә шундый аяныч хәлләргә юл куймау максатында ил күләмендә 1 ноябрьдән "Зебрага ау" Бөтенроссия рейды бара. Аның кысаларында аеруча еш юл һәлакәтләре килеп чыгучы урыннарны билгеләп, куркынычсызлык чаралары күрү, төгәл булмаган юл билгеләрен тәртипкә китерү каралган.
Акция игълан ителгәннән соң, Татарстан ЮХИДИ идарәсенә төрле төгәлсезлекләр буенча гражданнардан 62 мөрәҗәгать керде. Тикшерүләр барышында шуларның 54ендә дәгъваларның урынлы булуы ачыкланды. ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләр йөри торган 2830 урынны тикшереп, 319 урында җитешсезлекләр төзәтелде, административ хокук бозу буенча 52 эш кузгатылды. Акция дәвам итә. Җәяүлеләр юлларына кагылышлы төгәлсезлекләр белән бәйле хәбәрләрне www.rpolice.ru сайтына урнаштырырга мөмкин.
ЮХИДИ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев