Акцияләр

Укыган мәктәбеңә ярдәм иттеңме?

Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның "Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе киң җәмәгатьчелектә хуплау тапты. Соңгы ике айда җитәкче урыннарда эшләүче яки эшмәкәрләрнең үзләре укып чыккан мәктәпләргә матди ярдәм итү очраклары ешайды. Бу - үтә яхшы һәм кирәкле гамәл. Әлеге акциянең максаты - мәктәпләрнең матди хәлен яхшырту. Акциягә кушылучыларның исемлеге ТР Мәгариф һәм...

Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның "Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе киң җәмәгатьчелектә хуплау тапты. Соңгы ике айда җитәкче урыннарда эшләүче яки эшмәкәрләрнең үзләре укып чыккан мәктәпләргә матди ярдәм итү очраклары ешайды. Бу - үтә яхшы һәм кирәкле гамәл. Әлеге акциянең максаты - мәктәпләрнең матди хәлен яхшырту. Акциягә кушылучыларның исемлеге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына куелуы да - үрнәк өчен матур эш.

Татарстанда "Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында 80 миллион сум акча җыелды. Районда да әлеге акциягә кушылучылар бар. Игелекле эшләр башында торучы эшмәкәр Марсель Миңнеханов үзе кайчандыр укыган 1нче мәктәпкә 20 мең сум акчалата булышлык итте. Әлеге акчага гимнастика бүлмәсенең иске тәрәзәләрен пластикка алыштырдык, Марсельгә бик зур рәхмәт, ди мәктәп директоры Вәсилә Исрафилова. Марсель ирешкән уңышларымда мәктәбемнең дә өлеше бар, дип аңлатма бирә бу гамәленә. Ул спортчыларны ярышка йөртергә, балалары укыган мәктәпкә, бистә халкын "Зәй офыклары" район газетасына яздыруга да булышлык итә. Дөрес, белем бирү йортларына төрлечә булышучылар моңарчы да бар иде. Узган көз Шыкмай авылында туып-үскән Заһир Исмәгыйлов үзе укыган Түбән Биш мәктәбенә Италиядә заказ белән эшләнгән баян бүләк иткән иде. Моның нәтиҗәсе буларак, мәктәпкә җыр түгәрәгенә йөрүчеләр, баянда уйнарга өйрәнүчеләр саны бермә-бер арткан. Якташ мәктәп тормышы белән кызыксына, уку йортына һәртөрле булышырлык итәргә әзер.

"Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә, мөмкинлеге, теләге булганнар Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелүче мөһим эшкә кушыла ала. Изгелеккә җан корбан бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Укыган мәктәбеңә ярдәм иттеңме?
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр