Авылда матур йорт яныннан узганда битараф кына үтеп китә алмыйсың, туктап, матурлыгына сокланып карап торасың. Җирлекләрнең социаль йөзе бизәкле йортлары, төзек каралты-куралары белән дә билгеләнә шул. Ә андый йортлар безнең районыбыз авылларында да җитәрлек. Заманча материаллар куллану өстенә, зәвыклы, затлы итеп, нинди генә орнаментлар кулланып бизәлмәгән алар. Бизәк ясау -...
Авылда матур йорт яныннан узганда битараф кына үтеп китә алмыйсың, туктап, матурлыгына сокланып карап торасың. Җирлекләрнең социаль йөзе бизәкле йортлары, төзек каралты-куралары белән дә билгеләнә шул. Ә андый йортлар безнең районыбыз авылларында да җитәрлек. Заманча материаллар куллану өстенә, зәвыклы, затлы итеп, нинди генә орнаментлар кулланып бизәлмәгән алар. Бизәк ясау - үзенә бер сәнгать тә. Редакция менә шундый челтәрле, рәсемле йортларны кыскасы, матурлыкны халыкка күрсәтү йөзеннән "Йорты - авыл бизәге" дигән акция игълан итә һәм укучылардан үз авылларындагы шундый йортлар турында кыска гына язма белән рәсемнәр көтә. Рәсемгә төшерү мөмкин булмаганда безгә хәбәр итү дә җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев