"Бөтенроссия урман утырту" акциясендә зәйлеләр дә актив катнашты. Аның кысаларында Карамалы урманындагы питомникта 15 мең төп агач утыртылды. Яфраклы һәм ылыслы агачлар моның өчен Саба орлыкчылык үзәгеннән махсус кайтартылды. Яңа технология нигезендә ябык тамыр системасы белән үрчетелүче бу яшь үсентеләрнең тиз арада төп бикләп китү мөмкинлеге зур. Акциядә Зәй урманчылары...
"Бөтенроссия урман утырту" акциясендә зәйлеләр дә актив катнашты.
Аның кысаларында Карамалы урманындагы питомникта 15 мең төп агач утыртылды. Яфраклы һәм ылыслы агачлар моның өчен Саба орлыкчылык үзәгеннән махсус кайтартылды. Яңа технология нигезендә ябык тамыр системасы белән үрчетелүче бу яшь үсентеләрнең тиз арада төп бикләп китү мөмкинлеге зур.
Акциядә Зәй урманчылары белән беррәттән "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы", ГРЭС, ТатЭК, район башкарма комитеты, район Советы, "Энергетик" Мәдәният сарае, музыка мәктәбе, почта коллективлары, 5нче мәктәпнең VIII-X сыйныф укучылары катнашты.
- Саба районы орлыкчылык үзәгеннән алып кайткан бу үсентеләрнең бер өлешен без хәзер питомниктагы аерым билгеләнгән мәйданнарга утыртабыз. Ел ярым, ике ел эчендә ныгып киткәч әлеге яшь агачлар шәһәр урамнарын, паркларны, район авылларын матурлау, яшелләндерү өчен кулланылачак. Шулай ук, урманнарыбызны яңа үсентеләр белән баету да көн үзәгендә, - ди "Зәй урман хуҗалыгы" җитәкчесе Эдуард Гущин.
"Зәй урманы" оешмасы җитәкчесе Рамил Мотыйгуллин киләчәктә күмәк урман утырту көннәре оештыру кирәклеген ассызыклады, бу кешеләрдә урманнарга карата сак караш тәрбияләргә дә һичшиксез ярдәм итәчәк, дип белдерде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев