Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булганнар белән көрәш көннән-көн җитди төс ала. Бу мөһим эшкә яшьләр дә теләп кушылды. Күптән түгел "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданга "Бурычыңны түлә", "Күршең коммуналь хезмәтләр өчен түләдеме?", "Син башкаларга комачаулыйсың", "Түләмәүчеләргә - юк!" һ.б. шундый лозунглар күтәргән яшьләр һәм шәһәр мәктәпләре волонтерлары, мәйданга чыгып, төрле...
Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булганнар белән көрәш көннән-көн җитди төс ала. Бу мөһим эшкә яшьләр дә теләп кушылды. Күптән түгел "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданга "Бурычыңны түлә", "Күршең коммуналь хезмәтләр өчен түләдеме?", "Син башкаларга комачаулыйсың", "Түләмәүчеләргә - юк!" һ.б. шундый лозунглар күтәргән яшьләр һәм шәһәр мәктәпләре волонтерлары, мәйданга чыгып, төрле хәрәкәтләр ясап, түләмәүчеләргә карата ризасызлык белдерде. Бу - коммуналь тармакта булган шундый тискәре күренешләр, проблемаларга яшьләр дә битараф түгел дигән сүз. Яшьләр идарәсе әлеге җәһәттән мондый эшчәнлекне тагын да җәелдерергә уйлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев