Балалар катнашында юл һәлакәтләрен кисәтү максатында, яшьләр идарәсе ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә «Саклык каешын эләктер, минем яшисем килә!» акциясе үткәрде. Аның кысаларында яшьләр урамнарга, юл буйларына чыгып, балаларын махсус җайланмаларсыз автотранспортка утыртучылар, каешларны беркетеп йөрмәүчеләр арасында аңлату эшләре алып бардылар. Гадәттә инспекторлар тарафыннан мондый кагыйдә бозу өчен штраф салынса, бу...
Балалар катнашында юл һәлакәтләрен кисәтү максатында, яшьләр идарәсе ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә «Саклык каешын эләктер, минем яшисем килә!» акциясе үткәрде. Аның кысаларында яшьләр урамнарга, юл буйларына чыгып, балаларын махсус җайланмаларсыз автотранспортка утыртучылар, каешларны беркетеп йөрмәүчеләр арасында аңлату эшләре алып бардылар. Гадәттә инспекторлар тарафыннан мондый кагыйдә бозу өчен штраф салынса, бу юлы туктатылган һәр машина йөртүчегә «Бала гомерен сакла!» дигән кисәтү кәгазе һәм «Ә миңа саклык каешын эләктермәделәр!» дигән смайликлар таратылды. Юл йөрү кагыйдәсе буенча, 12 яшькәчә баланы махсус җайланма белән генә машинага утыртып йөрү кирәклеге искәртелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев