Зәй мәктәбенең “Умырзая” театр төркеме “Тату гаилә” балалар бакчасында кунакта булды
Зәйнең 2нче урта мәктәбендә һәр сыйныфта инвалидлар ункөнлеге кысаларына багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
Укучылар тәрбия сәгатьләрендә үзләрен кызыксындырган - шәфкатьле һәм игелекле булу нәрсәне аңлата, башкаларның кайгысын сизеп, бу кешеләргә ничек ярдәм итәргә, аерым кайгыртуга мохтаҗ булган кешеләр өчен җаныбыз җылысын ничек кызганмаска дигән сорауларга җавап алдылар.
7 декабрьдә 2нче мәктәп укучылары “Тату гаилә” балалар бакчасына кунакка барды. Аларны балалар бакчасы мөдире Мария Петрякова, тәрбиячеләр, татар теле тәрбиячесе Рәйсә Шушарина ачык йөз белән каршы алдылар. Раушания Забурдаева, Альбина Гомәрова җитәкчелегендәге “Умырзая” театр төркеме балаларга концерт һәм Габдулла Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” әсәрен сәхнәләштереп күрсәтте.
Чараның икенче өлешендә тәрбияче Елена Бурый “Тылсымлы өй” исемле мастер-класс уздырды. Балалар укучылар белән берлектә гипстан ясалган өйләрне матур итеп буядылар. Соңыннан мәктәп укучылары балаларга кечкенә бүләкләрен тапшырдылар. Балалар да, укучылар да бик канәгать калды.
Фото балалар бакчасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев