Зәйдә инвалидлар ункөнлеге кысаларында күп чаралар үтә
Елның соңгы ае, гадәттәгечә, инвалидлар ункөнлеге белән башланды. 1 декабрьдә сәламәтлекләре чикләнгән райондашларыбызга ярдәм итү максатында үткәрелгән мәдәни чаралар күңелләргә үтеп кереп, иң нечкә кылларын тибрәтте.
Инвалидлар ункөнлеге “Энергетик” Мәдәният сараенда “Мин яратам сине, тормыш” дип исемләнгән концерт программасы белән башланды. Җыелган халык алдында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин чыгыш ясап, аларга матур теләкләр һәм җылы сүзләр әйтте. Мәдәният сарае хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар көче белән мөмкинлекләре чикле кешеләргә багышланган концерт күрсәтелде. Чыгышларга ихласлык, җылылык хас иде, алар тамашачылар күңеленә үтеп керде. Аларның барысын да тамашачылар алкышларга күмделәр.
“Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе “Яшьлек” боз сараенда физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен күңел ачу программасы әзерләделәр. Алар мондый программаны ел саен традицион төстә уздыра. Чара спорт идарәсе, политехник көллият, халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белән бергәләп оештырылды. Аларга волонтерлар ярдәм итте. Боз сараенда балаларны аниматорлар каршы алды. «Бик ягымлы панда» һәрбер баланы кочаклап, яратып, бәйрәмгә озатып торды. Балалар башта күңел ачты, биеде, уеннар уйнады, аннары шугалакта шуды. Соңыннан бәйрәм тәмле чәй өстәле артында дәвам итте. Балалар өчен махсус торт әзерләнгән иде, һәрберсе аннан авыз итте.
– Ни кызганыч, бүген районыбызда физик мөмкинлеге чикләнгән 171 бала исәпләнә. Инвалидлар ункөнлегендә катнашып, аларга ярдәм итәргә, авыр тормыш сынаулары алдында ялгыз түгеллекләрен күрсәтергә тырышабыз. Декадада оешма-предприятиеләр, аерым гражданнарның да катнашуы игътибарга лаек. Әлбәттә, әйләнә-тирәбездә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ райондашларыбызга игътибарыбыз ун көн белән чикләнмичә, һәр көн булсын иде, – ди “Радость” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге җитәкчесе Людмила Симонова.
Арабызда язмыш сынауларына бирешмичә, күңел китеклеген башкаларга күрсәтмичә, көчле булып кала алганнар да җитәрлек. Шундый райондашларыбыз белән очрашу безне тагын бер кат уйланырга һәм бүгенге көндә сау-сәламәт булып яшәвебезнең кадерен белергә чакыра.
Бәйрәмгә Венера Тимофеева III сыйныфта укучы улы Тимур белән килгән. Табиблар Тимурның сәламәтлегендә тайпылышлар булуы хакында әйтмәгән. Тимур сабый вакытта бик матур гына үскән. Тик тора-бара чир үзенекен итә: бала тиз арый, йоклап китә. Шулай булса да, Тимур – бик шаян, җитез һәм шук егет. Бөтен нәрсә белән кызыксына. Аеруча футболны ярата. Телеэкраннар аша барлык футбол уеннарын күзәтеп бара, барлык уенчыларның исемнәрен белә. Тимурны укытучылары өенә килеп укыта. Кайбер көннәрне, укытучылардан рөхсәт алып, мәктәпкә дә бара.
- Бүген без игелекне каяндыр читтән эзлибез, ә игелек орлыклары безнең үзебездә. Күңелебез киң булса иде. Бер-беребезгә рәхмәтле һәм игътибарлы булып яшәсәк, җиребезгә бәрәкәт килер, күңелләребездә тынычлык булыр, тормышның ямен табарбыз. Бүгенге бәйрәм бер көнлек, ун көнлек кенә булып калмасын иде. Безгә бирелгән гомердә яхшылыкны, игелекне күбрәк кылсак иде,- ди Тимурның әнисе.
Чаралардан балалар да, өлкәннәр дә канәгать калды. Янәшәбездәге мондый кешеләргә һәрвакыт ункөнлек вакытында гына түгел, ә даими төстә мәрхәмәтле булсак иде. Аларның болай да моңсу күңелләрен сөендерү өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшлик, кылган савапларыбыз үзебезгә меңе белән әйләнеп кайтыр.
Ирина Смирнова, Фәннүр Миннекәев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев