Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Акцияләр

Зәйдә студентлар “Агач утырт” акциясе оештырды

Бүген Зәйнең “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасы биләмәсенә Зәйнең студент отрядлары чыршы агачлары утыртты.

Яшьләргә агач утырту буенча инструктаж үткәрелде. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре эш кораллары һәм үсентеләр белән тәэмин итте.

-Без бүген балалар бакчаларына йөрүче нәниләребез өчен акция үткәрәбез. “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасы биләмәсенә 15 төп чыршы утыртачакбыз. Үсентеләр белән безне Карамалы урман хуҗалыгы тәэмин итте. Бу соңгысы түгел,акция дәвам итәчәк, иртәгә “Тату гаилә” бакчасы биләмәсендә агачлар утырту планлаштырыла, - ди яшьләр идарәсеннән Данила Багурин.

Бакчага килгән студентлар агач утыртып кына калмады, балалар белән аралашты, хәрәкәтле уеннар уйнады.

-Балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү балалар бакчасында төп максатларның берсе булып тора. Чөнки кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак нәни баланың бүген нинди тәрбия алуына бәйле.    Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә туган илнең табигатенә, туган йортына, туган шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт,- ди балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Светлана Столярова.

 Әйе, кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәт – бик җитди мәсьәлә. Баланы табигатьне яратучы гына түгел, ә аны саклаучы һәм яклаучы итеп тә тәрбияләү – тәрбиячеләрнең төп бурычы булып тора.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев