Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае хезмәткәрләре акциядә катнашты
17 ноябрьдә «Энергетик» Мәдәният сарае хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеге, ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм 4нче мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды белән берлектә үткәрелгән акциядә катнаштылар.
Акция Бөтендөнья юл - транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланды. Акциянең максаты-машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең игътибарын юл хәрәкәте иминлеге проблемасына җәлеп итү.
Акциядә катнашучылар машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар, белешмәлекләр һәм яктылыкны чагылдыручы элементлар тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев