Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Акцияләр

Зәйнең политехник көллияте студентлары махсуслаштырылган техника кую урынына сәяхәт кылды

Ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтен дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтәләр.

 

Быел бу көн 20 ноябрьгә туры килә. 

-Районыбызда 14-20 ноябрьдә юл хәрәкәте иминлеге буенча Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар уза. Профилактик акцияләр, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең җәяүлеләр, предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары белән очрашулары, белем бирү оешмаларында ачык тематик акцияләр уза. Акциядә катнашучылар аеруча тыгыз хәрәкәтле урамнарда һәм чатларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыралар һәм җәяүлеләргә яктылыкны кайтаручы элементлар өләшәләр.
Акциянең максаты: юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, үлем-китем очракларын киметү, юлларда хокук бозуларга каршы көрәш проблемаларына кешеләрне җәлеп итү, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу һәм аларның гаилә әгъзаларының кайгысын уртаклашу, - ди
 “Юл куркынычсызлыгы” учреждениесенең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов.

 

Бүген Зәй политехник көллияте  студентлары махсуслаштырылган машина кую урынына сәяхәт кылды. Студентларга төрле сәбәпләр белән тукталу урынына куелган машиналар хакында, юлларда куркыныч хәлләргә китерүче сәбәпләр һәм факторлар турында ЮХИДИнең махсуслаштырылган машина кую урыны белгече Иван Батаев сөйләде.

 

Ул студентларга юл-транспорт һәлакәтендә беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәләре турында искәртте.

 

Стоянкага  авариядән соң китерелгән машина һәм мотоцикллардан башлап, исерек хәлдә идарә иткән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган машина йөртүчеләрнең техникалары да бар.

 

Бүгенге чара юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу, җаваплы кешеләргә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү кирәклеге турында искәртү максатыннан үтте.

 

Фотолар ЮХИДИ идарәсеннән

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев