Акцияләр

“Зебрага ау” акциясе бара

Җәяүлеләр катнашында юл һәлакәтләрен кисәтү максатында игълан ителгән «Зебрага ау» Бөтенроссия акциясе кысаларында Зәйдә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, юл билгеләрен урнаштыру белән шөгыльләнүче «Инвестстройсервис» җәмгыяте, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге, «Яшь гвардиячеләр» иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашында рейд үткәрелде. Шәһәрдә җәяүлеләргә юл аркылы чыгу өчен махсус билгеләнгән 59 урын бар....

Җәяүлеләр катнашында юл һәлакәтләрен кисәтү максатында игълан ителгән «Зебрага ау» Бөтенроссия акциясе кысаларында Зәйдә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, юл билгеләрен урнаштыру белән шөгыльләнүче «Инвестстройсервис» җәмгыяте, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге, «Яшь гвардиячеләр» иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашында рейд үткәрелде.

Шәһәрдә җәяүлеләргә юл аркылы чыгу өчен махсус билгеләнгән 59 урын бар. Рейд барышында шуларның халык аеруча күп йөри торган урыннары тикшерелде. Төп игътибар төгәл булмаган юл билгеләренә, куркынычсызлык чараларының ни дәрәҗәдә үтәлүенә бирелде.

- Соңгы елларда ил күләмендә, шул исәптән безнең районда да, җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Районда 2011 елда җәяүлеләр катнашында 22 һәлакәт теркәлде. Бу, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, бермә-бер артык. Димәк, безгә киң җәмәгатьчелек белән берлектә һәлакәтләргә юл куймау максатында җитди эшләргә кирәк, - ди өлкән дәүләт инспекторы Василий Тукмачев.

Фаҗигаларның еш булуында җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә гаепле. Шул ук вакытта юл билгеләренең дәүләт таләпләренә тулысынча җавап бирмәү очраклары да күзәтелә. Мәсәлән, рейд барышында Җиңү проспектында җәяүлеләр чыгу өчен ясалган ике урында да таләпләрнең төгәл үтәлмәве ачыкланды. Кагыйдә буенча "зебра" 4-6 метр киңлектә ясалырга тиеш һәм аның ике ягына, бер метр ара калдырып, җәяүле чыгу өчен махсус урын икәнне белдерүче ике яклы билге куела. Әлеге урыннарда юл билгеләре тиешле арадан ераграк урнаштырылган. Шундый ук хәл Баныкин белән Ленин урамнары чатындагы "Чаллы икмәге" кибете каршында да күзәтелә. Монда әле ике юл билгесе арасына машина кую урыны да ясалган. Рейд әгъзалары, биредәге юл билгесен күчереп, транспорт туктау өчен аерым билге урнаштырырга кирәк дигән фикергә килде. 2нче мәктәп янындагы юл билгеләре һәм "зебра" дәүләт таләпләренә җавап бирә.

Балалар күп йөри торган урыннарның аеруча куркынычсыз булуы мөһим. Шуңа күрә шәһәрдә мәктәп, балалар бакчалары тирәсендә җәяүлеләр йөрү урынында юл хәрәкәте инспекторлары, район хакимияте куркынычсызлыкны тәэмин итүгә зур игътибар бирә. Юл билгеләре ерактан ук күренерлек итеп сары фонга куелган, 40 км/сәгатькә кадәр тизлекне киметү таләп ителә. Шулай ук юлларга ясалма күтәртмә салу да машина йөртүчеләрне тизлекне киметергә этәрә. Машина йөртүче "зебра"ларда кагыйдә бозса - 1000 сум, җәяүле тиешсез урында юлны аркылы чыкса 200 сум штраф каралган.

- "Инвестстройсервис" ширкәте район башкарма комитеты заказы белән юл билгеләре урнаштыру белән шөгыльләнә. 2011 елда без, ЮХИДИ таләпләренә туры китереп, 43 юл билгесе урнаштырдык. Әле искергән, таләпләргә туры килми торган билгеләр бар. Алга таба да бу эш дәвам итәчәк. Чөнки юлларда иминлекне тәэмин итүгә кагылышлы бу эш төгәл үтәлергә тиеш, - ди ширкәтнең участок башлыгы Фәнис Нәҗмиев.

"Зебрага ау" Бөтенроссия акциясендә җәяүлеләр өчен билгеләнгән урыннарның уңайсыз өлешләрен күрсәтүдә һәркем катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Зебрага ау” акциясе бара
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр