Шәһәрдә шимбә көннәрендә район башлыгы инициативасы белән «Сәламәтлегеңне сакла!» дип аталган акция узуы турында хәбәр иткән идек. Бу юлы ул Яңа шәһәрдә оештырылды. Биредә шәфкать туташлары теләгән кешеләрнең авырлыгын, буен үлчәп, авырлык индексын чыгарырга ярдәм итте, кан һәм күз басымын үлчәде, кандагы шикәр күләмен билгеләде. Аннан теләге булганнарны терапевт Наталья...
Шәһәрдә шимбә көннәрендә район башлыгы инициативасы белән «Сәламәтлегеңне сакла!» дип аталган акция узуы турында хәбәр иткән идек.
Бу юлы ул Яңа шәһәрдә оештырылды. Биредә шәфкать туташлары теләгән кешеләрнең авырлыгын, буен үлчәп, авырлык индексын чыгарырга ярдәм итте, кан һәм күз басымын үлчәде, кандагы шикәр күләмен билгеләде. Аннан теләге булганнарны терапевт Наталья Маятина карап, авырулардан дәвалану буенча киңәш-тәкъдимнәрен бирде. Халык ачык һавада мондый медицина хезмәте күрсәтелүгә шат.
-Үзәк дәваханәгә барам-барам дип, һич вакыт табып булмый. Мондый хезмәт күрсәтелү турында район газетасыннан укып белеп килдем, - ди Яңа шәһәрдә яшәүче Гөлзия Шәвәлиева.
Ул үзе белән иптәше Рафис абыйны да алган. Алар биредә күрсәтелгән медицина хезмәтеннән канәгать калды. Ә кемнәрдер акциягә очраклы гына тап булган.
-Мин биредә халык җыелышканны күреп тукталган идем, күз һәм кан басымын үлчәттем, шикәр нормада. Аны белү дә яхшы булды әле. Поликлиникада калтырап куркып утырган ише булмады, мондый хезмәт күрсәтүне оештыручыларга рәхмәтлемен, - ди Розалия ханым Ситдыйкова.
Аның сүзләрен Анна апа Салихова да куәтләде. Кан басымым бераз күтәрелгән, Наталья Николаевна ничек дәвалау турында киңәш бирде, рәхмәт үзенә, үзәк дәваханә хезмәткәрләре зәйлеләр сәламәтлеген кайгырта дигән сүз бу, ди Анна апа.
Һәркем әлеге акцияне беравыздан хуплады һәм аның алга таба да оештырылуын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев