"Татарстан кроссы - 2013" республика йөгерү көне кысаларында узган шимбәдә Зәйдә зур спорт акциясе үтте. Шәһәрдә йөгереш Ленин урамы буйлап һәм шулай ук Иске Зәй, Мирный бистәләрендә оештырылды. 22 авыл җирлеге үз территорияләрендә сәламәт яшәү көнен уздырды. Барлыгы районның 6500 кешесе йөгерештә катнашты. Аларның барысына да Татарстан кроссы логотибы төшерелгән...
"Татарстан кроссы - 2013" республика йөгерү көне кысаларында узган шимбәдә Зәйдә зур спорт акциясе үтте. Шәһәрдә йөгереш Ленин урамы буйлап һәм шулай ук Иске Зәй, Мирный бистәләрендә оештырылды. 22 авыл җирлеге үз территорияләрендә сәламәт яшәү көнен уздырды. Барлыгы районның 6500 кешесе йөгерештә катнашты. Аларның барысына да Татарстан кроссы логотибы төшерелгән банданнар таратылды. "Иң яшь йөгерешче" исеменә 3 яшьлек Екатерина Рыбакова лаек булды. Ә "Иң өлкән катнашучы" номинациясе 73 яшьлек Владимир Скрябинга бирелде. Кросска иң зур коллектив белән чыккан өчен ГРЭС хезмәткәрләре "Иң дус команда" буларак билгеләнде. "Иң яшь коллектив " исеменә район башкарма комитетында эшләүче егет-кызлар лаек булды. Йөгерешне спорт бәйрәменә әверелдергән барлык оешма, предприятие, учреждение, бюджет тармагында эшләүче коллективларга, мәктәп укучыларына алга таба да шулай сәламәт яшәү алымын өстен күрергә өндәп, физкультура, спорт һәм туризм идарәсе Мактау грамоталары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев