Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Ашыгыз тәмле булсын!

Белен эчендә жульен

Сезгә тагын бер тәмле рецепт тәкъдим итәбез.

Беленнәр челтәрле, тәмле, юка килеп чыга. Пешереп карагыз, үкенмәссез.

Белен өчен: сөт – 1 литр, йомырка – 2 данә, он – 250-300 гр, шикәр комы – 1,5 аш кашыгы, сыек май – 3 аш кашыгы, сода – 0,5 чәй кашыгы + әз генә лимон согы, тоз – 1 чәй калагы.

Эчлек: тавык ите – 400 гр, шампиньон гөмбәсе – 250 гр, 1 зур суган, каймак (сливки) нинди куелыкта да ярый – 250 мл, сыр – 70 гр, тоз, борыч, сарымсак 2 тырнак, сыек май.

Җылы сөткә йомырка, шикәр комы һәм тозны салып яхшылап болгатабыз. Шуңа он, лимон согы белән сүндерелгән (гасить) сода салабыз. Соңыннан май салып яңадан болгатабыз. Беленнәрне яхшылап кызган табада пешерәбез. Табаны 1 тапкыр гына майлыйбыз.

Эчлек ясыйбыз. Сыек майда вак итеп туралган тавык итен  кыздырып алабыз, шуңа вак итеп туралган суган, гөмбәне салабыз, тоз, борыч, сарымсак салып кыздырабыз. Аннан каймак салып куерганчы талгын утта тотабыз. Сүндерер алдыннан 2-3 минут кала уылган сыр салабыз һәм сүндерәбез. Эчлек әзер.  Әзер эчлекне һәр беленгә 1-2 аш кашыгы салып төрәбез.

Бик җайлы һәм тәмле килеп чыга. Бу рецепт белән беленне үзен генә пешерсәгез дә шәп килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев