Бүген - Кабак көне
Кабактан тәмле десерт әзерлик.
Кабакны чистартып, кисәкләргә бүлеп, 10 минутлап суда пешереп алыгыз. Суын түгеп, блендер белән изегез. Изелгән кабакның бер өлешенә (500 грамм) 1 аш кашыгы крахмал, 2 йомырка, ярты лимон согы, 3 кашык мәк орлыгы (теләсәгез) өстәп, күпертегез.
Аерым 2 пачка эремчек, 2 йомырка, ярты стакан сөт, ярты стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы крахмалны блендер белән күпертегез.
Майланган таба уртасына бер кашык башта беренче массаны, аның өстенә бер кашык икенче массаны салыгыз, шулай өсте-өстенә чиратлап берәр кашык - берәр кашык ике массаны салып бетерегез. Агач таякчык белән рәсем ясап җибәрсәгез дә була.
Мичкә 170 градуска 30 минутка куегыз.
Тагын бер масса әзерләгез.
Моның өчен калган изелгән пешкән кабакны (200 грамм), 1 йомырка, 1 аш кашыгы крахмалны блендер белән күпертеп, таба өстенә салыгыз да тагын 15 минутлап мичтә пешереп алыгыз. Десерт әзер. Суытып, кисеп, табынга бирегез.
Тәмле булсын.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев