Челтәрле белен рецепты
0,5 литр кефир, 1 стакан сөт, 1-2 данә йомырка, 1,5 стакан он, 1 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы сода.
Тимер савытка кефирны салабыз һәм газга куеп әзрәк җылытып алабыз (җылымса гына булырга тиеш). Шуңа йомырка, шикәр комы, тоз, сода кушып яхшылап болгатабыз. Он салабыз, камыр куе каймак рәвешендә булырга тиеш. Сөтне кайнатып чыгарабыз һәм әз-әзләп кенә камырга салабыз. Соңыннан 1-2 аш кашыгы сыек май салып, болгатабыз һәм камыр әзер. Табаны беренче белен пешергәндә генә майлыйсы. Нык тәмле килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев