Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Ашыгыз тәмле булсын!

Гөлфия Шәйхразиева "Ташбака" торты пешерегә өйрәтә

"Ташбака" тортын ясау өчен ярты сәгатьләп вакыт китә.

Торт пешерер өчен 6 йомырка, 280 грамм шикәр комы, 10 грамм разрыхлитель, 300 грамм он, 800 грамм каймак (20-25%), 200 грамм куертылган сөт, шоколад кирәк булачак.

Йомырканы шикәр комы белән яхшылап туглап, он һәм разрыхлитель өстибез. Табага махсус кәгазь җәеп, камырны кашык белән коймак сыман салып чыгабыз да, мичтә 10-15 минут пешереп алабыз.

Крем өчен куертылган сөтне каймак белән болгатабыз. 

Суынган коймакларны кремда әвәләп, торт җыябыз. Берничә сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Өстенә шоколад сибеп, табынга бирәбез.

Тәмле булсын.

Гөлфия Шәйхразиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев