Гөмбәдән икра ясыйбыз
Икра ясар өчен башта гөмбәне пешереп алырга кирәк.
Гөмбәне чистартып, юып, пешереп алабыз. 1 кг кишер һәм 1 кг суганны иттарткычтан чыгарабыз. Яшелчәләрне 200 грамм үсемлек маенды кыздырабыз. 3 кг пешкән гөмбәне иттарткычтан чыгарабыз яки блендер белән ваклыйбыз. Гөмбәне яшелчәләр янына салып, тоз, шикәр комы өстибез һәм 30 минут бергә сүрән утта пешерәбез. Саклау өчен стерильләштерелгән банкаларга салып, каплыйбыз. Мондый икраны пироглар пешерер өчен кулланырга да, үзен генә аерым кабымлык итеп ашарга да була.
Тәмле булсын.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев