Горбуша тозлыйбыз
Тозлы горбуша әзерләү өчен бераз туңган балык алсаң әйбәт, кисәкләр матур, тигез килеп чыга.
Горбуша балыгын эретеп, чистартып, юып, кисәкләргә бүлегез. 1 литр кайнаган салкын суда өеп 5 аш кашыгы тозны яхшылап эретегез. Балык кисәкләрен 15 минутка шушы растворга салып торыгыз. Аннары балыкны алып, суда юып, җайлы контейнерга салып, өстенә күмелгәнче үсемлек мае салыгыз. 40 минутка суыткычка алып куегыз. Балык әзер.
Тәмле булсын.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев