Кәбестәдән "Провансаль" салаты
Салатка йөзем яки татлы борыч салырга була.
Салат ясар өчен 1,5 кг кәбестәне нечкә итеп турыйбыз. 3-4 кишерне угычта уабыз, 1 баш суганны турыйбыз, 1 баш сарымсакны ваклыйбыз. Яшелчәләргә 1 аш кашыгы тоз һәм 200 грамм шикәр комы өстәп, болгатабыз. Шикәр комын 100 грамм алып, 2 аш кашыгы бал өстәргә дә була.
Салатка маринад өстибез. Маринад өчен 0,5 литр кайнаган салкын суга 100 грамм уксус (алма уксусы яхшырак) салабыз. Салатка теләк буенча 100 грамм йөзем яки турап 1-2 татлы борыч салырга мөмкин. Салатны 1-2 сәгатькә салкынга куеп торабыз. Бизәп, табынга бирәбез.
Тәмле булсын.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев