Кефирда коймак пешерәбез
Коймак яратучыларга бер пешерү ысулы тәкъдим итәбез.
Коймак өчен 330 грамм он, 500 мл кефир, 3 йомырка, 65 грамм шикәр комы, ванилин, 50 грамм эретелгән сыер мае, 0,5 чәй кашыгы сода, тоз кирәк булачак.
Аерым савытта он, сода һәм шикәр комын кушыгыз. Йомыркага тоз, ванилин өстәп болгатыгыз, аннары кефир һәм май өстәп болгатыгыз. Аннары он һәм йомырка массасын бергә кушып, яхшылап туглагыз. Камыр 20 минут җылы урында ял итсен.
Коймакны майлы кызган табада 5 мм калынлыкта җәеп пешерегез. Башта бер ягын капкач белән каплап - 3 минут, икенче ягын әйләндереп капкачсыз 3 минут пешереп алыгыз.
Тәмле булсын.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев