Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Ашыгыз тәмле булсын!

Кыздырган сазан балыгы

Сазанны маринадлаганда ак шәраб өстәргә дә мөмкин.

Сазанны бик тәмле итеп кыздырыр өчен балык стейкларын юып, корытыгыз. Балыкка лимон согы, тоз, тәмләткечләр салып, бер сәгатькә маринадланырга калдырыгыз. Ак шәраб өстәргә дә була. 

Табага үсемлек мае, 2-3 тырнак сарымсак салып, онда әвәләнгән балыкны башта бер ягыннын, аннары икенче ягыннан кыздырыгыз. Бераз су өстәп, өстен каплап, сүрән утта пешереп бетерегез. 

3 сазан стейкына 1 лимон, 2-3 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы он, тоз, тәмләкечләр, үсемлек мае кирәк була.

Тәмле булсын.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев