Маринадланган гөмбә
Быел көз озын булды, кемнәр әле дә опята гөмбәсен җыюны дәвам итә.
Опятаны маринадлау өчен гөмбәне читартып, юып, су салып пешерергә куябыз. Кайнап чыккач, 20 минутлап пешерәбез. Дуршлак аша саркытабыз. Маринад өчен 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, теләсәгез 2шәр лавр яфрагы, кара борыч (горошек), канәфер (гвоздика), бераз турап сарымсак салырга була. Шушы маринадка гөмбәне салып 20-30 минут пешерәбез һәм 25 мл уксус өстибез. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, томалап куеп саклыйбыз.
Тәмле булсын.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев