Скумбрия тозлыйбыз
Скумбрия безнең организм синтезламый торган омега-3 май кислоталарына бай. Аларны белгечләр алыштыргысыз, дип атыйлар. Алар ярдәмендә безнең организмда күзәнәкләрнең нормаль бүленеше бара.
Тозлы скумбрия әзерләү ысулы тәкъдим итәбез.
Ике уртача скумбрияне юып, чистартып, кисәкләргә бүлегез. Аерым 1 литр суга 2 аш кашыгы тоз, берничә түгәрәк кара борыч, яратсагыз 1 гвоздика, 1 лавр яфрагы салып 2-3 минут кайнатып алыгыз да, суытыгыз. Балык кисәкләрен савытка салып, өстенә суынган тозлы су коегыз. Каплап, суыткычка алып куегыз. Бер суткадан тозлы балык әзер.
Тәмле булсын.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев