Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Ашыгыз тәмле булсын!

Сыер йөрәгеннән кәтлит ясыйбыз

Сыер йөрәге - витаминнар һәм файдалы микроэлементлар белән баетылган субпродукт.

Йөрәк кеше организмында бу матдәләр балансын сакларга булыша. Сыер йөрәгенең файдасы һәм зыяны нисбәте итнең сыйфатына һәм куллануның ешлыгына бәйле. Продуктта А, В1, В2, В5, В6, В9, В12, С, Н витаминнары, магний, калий, цинк, фосфор, натрий һәм кальций бар.

Йөрәктән кәтлит ясап карагыз, бик тәмле була.

300 грамм йөрәкне, 1 баш суганны, 2-3 тырнак сарымсакны турап, блендер белән ваклагыз яки иттарткычтан чыгарыгыз. Массага 1 йомырга, тоз, борыч, 2 аш кашыгы он салып, болгатыгыз. Кәтлитләр ясап, сохарида әвәләп, гадәти кәтлит кыздырган кебек кыздырыгыз. Башта майда бер ягын, аннары икенче ягын кыздырып, соңыннан капкач астында сүрән утта пешереп бетерегез. Табынга бизәп бирегез.

Тәмле булсын.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев