Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Ашыгыз тәмле булсын!

Тары ярмасы белән кабак пирогы

Кабак вакытында бу файдалы яшелчәдән тәмле ризыклар әзерләргә ашыгыгыз.

Пирогны төче камырга пешерәбез. Камыр өчен 1 стакан җылы суга 2-3 кашык үсемлек мае, 2-3 кашык майонез, разрыхлитель, тоз, шикәр комы, он салып йомшак камыр басып куябыз. Камыр бераз ял итсен. 

Эчлек өчен 1 кг чистартылган кабакны угычтан уабыз. 200 грамм тары ярмасын юып, тозлы суга салып, пешереп алабыз. Уылган кабакны тары ярмасы, тоз, борыч, шикәр комы, теләгән тәмләткечләр (паприка, розмарин) белән кушып болгатабыз.

Камырны икегә бүлеп, бер өлешен җәеп, майлы табага салабыз, өстенә эчлек җәеп, 150-200 грамм эретелгән май яки маргарин салабыз. Камырның икенче өлешен җәеп, эчлекне каплап, пирог ясыйбыз. Мичтә 200 градуста 30-40 минут пешерәбез. Суытып, табынга бирәбез.

Тәмле булсын.

Автор фотолары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев