Туңдырылган җиләктән пирог пешерәбез
Күпләр кышка төрле җиләкләр туңдырып куя, алардан чәй янына бик тәмле пирог әзерләргә мөмкин.
2 йомырканы 1 стакан шикәр комы белән туглагыз. Шуңа 1 стакан кефир, 1 стакан манный ярмасы, 1 стакан он, ярты стакан үсемлек мае, разрыхлитель, 1 стакан туңдырылган җиләк салып болгатыгыз. Майлы табага яки формага салып, мичтә 180 градуста 40 минут чамасы пешереп алыгыз. Суынгач, шикәр пудрасы белән бизәп табынга бирегез.
Җиләкне туралган алма яки әфлисун, йөзем яки башка җимеш белән дә алыштырырга мөмкин.
Тәмле булсын.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев