Авыл һәм кеше

Арпа чәчүгә керештеләр

Районда кыр эшләре киң колач белән бара. 17 апрельгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, күпьеллык үләннәр - 7200, көзге культуралар 7800 гектарда тукландырылган, күпьеллыклар - 800, көздән сөрелгән җирләр 1500 гектар мәйданда тырмаланган. 16 апрельдә "Зәй шикәре" агрофирмасының "Сәвәләй" бүлекчәсендә, районда беренчеләрдән булып, арпа чәчүгә керештеләр. "Зәй...

Районда кыр эшләре киң колач белән бара. 17 апрельгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, күпьеллык үләннәр - 7200, көзге культуралар 7800 гектарда тукландырылган, күпьеллыклар - 800, көздән сөрелгән җирләр 1500 гектар мәйданда тырмаланган. 16 апрельдә "Зәй шикәре" агрофирмасының "Сәвәләй" бүлекчәсендә, районда беренчеләрдән булып, арпа чәчүгә керештеләр.

"Зәй шикәре" агрофирмасы басуларының 2000 гектарына арпа чәчеләчәк. Әйткәнебезчә, әлеге агрофирманың "Сәвәләй" бүлекчәсе ике көн элек арпа чәчүгә кереште: ул биредә 600 гектар мәйдан биләячәк. Бу эш Иске Маврин юлы буендагы 34 гектар мәйдан биләгән басудан башланды. Әлеге эш белән үз эшенең осталары булган Александр Исаков һәм Евгений Гребенщиков агрегаты мәшгуль. Евгений ике дистә ел инде «тимер ат» иярли: ул - районда узган елгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре слетында бүләкләнгән механизаторларның берсе. Аның 21нче мәртәбә чәчүдә катнашуы икән. Быел да сынатырга исәп юк, ди ул. Биредә эш беткәч, алар әлеге авылда 64 гектарлы мәйданга арпа чәчүгә керешәчәк.

Чәчүгә чыккан механизаторлар һәм чәчүчеләрнең кәефе яхшы. Көннәр матур торсын, вакытында яңгырлар явып, вакытында җиле дә иссен, ди алар, беравыздан.

-Кышын тракторларны үзебез төзекләндердек, запас часть кына булсын, техникадагы көйсезлек, кимчелекне шунда ук бетереп куябыз, - ди арпа чәчүче механизаторлар.

Яхшы кәеф белән башланган эшнең үз вакытында, сыйфатлы башкарылуында шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Арпа чәчүгә керештеләр
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл һәм кеше