Бәрәңге - халыкның төп ризыкларыннан берсе. Татар халкының күп кенә милли ризыгы бәрәңгедән пешерелә. Бәлеш, өчпочмакларны кайсы милләт халкы гына яратмый икән?! Әмма элекке кебек бәрәңгедән ансат кына уңыш алып булмый хәзер. Бәрәңге үстерү зур хезмәт сорый. Колорадо коңгызы халыкның җелегенә төште. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә технологияләр үзгәрү, табигать шартларының көйсезлеге...
Бәрәңге - халыкның төп ризыкларыннан берсе. Татар халкының күп кенә милли ризыгы бәрәңгедән пешерелә. Бәлеш, өчпочмакларны кайсы милләт халкы гына яратмый икән?! Әмма элекке кебек бәрәңгедән ансат кына уңыш алып булмый хәзер. Бәрәңге үстерү зур хезмәт сорый. Колорадо коңгызы халыкның җелегенә төште. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә технологияләр үзгәрү, табигать шартларының көйсезлеге бәрәңге үстерүдә зур кыенлыклар тудыра. Бәрәңгене черүгә китерә торган фитофтороза авыруы да киң таралды. Элек бәрәңге утыртып, бер кат чүбен утап, өйгәч, эше бетә иде. Хәзер җәй буе бакчадан кермисең...
Бәрәңге бакчасының бер өлеше яшел, гөрләп үсеп утыра, бер өлеше саргая башлаган, ә бер өлешенең сабаклары тәмам саргаеп, көеп килә, дип зарланучылар шактый. Бу хәл аеруча соңгы елларда күзәтелә. Моның сәбәбе нәрсәдә? Аннан котылу юллары бармы? Бу турыда Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, һәвәскәр бакчачы Рәфкать Шәвәлиев сөйли:
- Фитофтороза - бәрәңгене черүгә китерә торган усал авыру, ул бәрәңгегә генә түгел, помидорга да зыян сала. Бу авыруның ныгытып көчәюенең сәбәбе, беренчедән, колорадо коңгызының барлыкка килүе. 1972 елда корылык булды, ул елны Польшадан сәүдә базасына бәрәңге кайтартылды һәм шул бәрәңге белән безгә колорадо коңгызы да ияреп керде. Өч елдан соң әлеге афәт үсеш алды. Халык шул рәвешле 40 ел әлеге афәт белән көрәшә. Бәрәңгегә сезонга өч мәртәбә препарат сибелә, бу, билгеле, үсемлек өчен зур стресс . Бәрәңгенең генетик яктан каршы торучанлыгы нык кими, аны игүдә тиешле таләпләр үтәлмәсә, үзгәрешкә китерә. Бәрәңге плантациясендә үсентеләр төрлечә булса, димәк, фитофтороза авыруы бар дигән сүз. Моннан котылу юллары түбәндәгечә. Беренчесе - сорт алыштыру. Бер сорттагы бәрәңгеләрне 4-5 елдан да артык үстермәү зарур. Сортны алыштырганда, аның югары репродукцияле булуы шарт. Икенчедән, табигый сайланышка игътибар итү мәслихәт. Гөрләп үсеп утырган бәрәңгеләргә таяк кадап чыгып, көзен әлеге төпләрдән чыккан бәрәңгеләрне аерым җыеп алып, орлыкка салу яхшы. Язын исә әлеге орлыклык бәрәңгеләрне җылы, кояшлы урында яровойлаштырырга кирәк. Яровойлаштырылган сортлы яхшы орлыктан бәрәңге шаулап үсеп китә. Орлыкны көлләп утырту ашлау да, дезинфекция дә булачак. Аннан озак еллар бәрәңгене бер участокта утырту фитофтороза бактерияләренең күпләп үрчүенә китерә. Моны киметү юллары бар. Туфракны зарарлы бактерияләрдән арындыру өчен берничә төрле чара күрергә була. Аларның берсе - ул участокка арыш культурасы яки берничә елга күпьеллык үлән чәчү. Күпьеллык үлән 3-4 ел торгач, аны сукалап, яңадан бәрәңге чәчәсең. Туфракка известь кертү дә аны дезинфекцияләүгә уңай нәтиҗә бирә. Бу очракта 4 елга бер мәртәбә 1 квадрат метр мәйданга 250-300 грамм исәбеннән известь кертү туфракның йомшаруына китерә, бактерияләрнең зыянын киметә. Менә шул санап киткәннәрне үтәсәң, бәрәңгегә фитофтороза куркынычы янамаячак. Шунысын да әйтим, бәрәңге тирес ярата, аны утыртасы җир яхшылап ашланган булу шарт, аннан аны өч тапкыр өю мәслихәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев