Нина Солдаева: “Эш булганга сөенергә кирәк”
“Авыл, авыр хезмәт кешене үтерми. Беренче чиратта эшне яратып башкарырга кирәк.
Эш булмаса, нишләр идең? Әле ярый эш бар дип сөенеп йөрибез”, - ди “Зәй” агрофирмасының “Баграж” бүлекчәсе бозау караучысы Нина Солдаева.
Нина Васильевна инде күптәннән лаеклы ялда булса да, бар тырышлыгын һәм мәхәббәтен куеп башкарган эшен калдырып китәргә ашыкмый әле.
Ул үзе Сарсаз-Баграж кызы. Шул авылның егете Алексей белән 1971 елда гаилә коралар.
Шуннан гаилә Зәйгә күченә. Солдаевлар гаиләсендә бер-бер артлы 5 бала туа. Балалары да үзләре кебек тырыш булып үсә. Балалар үскәндә алар Сарсаз-Багражда төп нигезгә - Алексей дәдәйнең әнисе янына күченеп кайталар. Хәер, алар аныңчы да авыл белән шәһәр арасына тузан төшерми - һәр атна саен ялларда кайта торган була. Анна әби әти-әниләре эштә булганда балаларга күз-колак булып, аларны үстерешергә булыша, әле оныкчыкларын да тәрбия кылырга туры килә аңа. Әби янында үскән балалар киң күңелле, тырыш булып үсә. Солдаевлар авылда төп нигез янәшәсендә үз тырышлыклары белән зур йорт салып керделәр, каралты-кураларын яңарттылар.
Нина түти авылга кайтуга, фермага сыер саварга урнаша, сыерлар беткәч, бозау караучы булып эшкә керә. Менә 30 елга якын инде ул шушы хезмәттә.
– Эшемне авыр дисәләр дә, үзем бик яратып эшлим. Хезмәтемне яраткангадыр инде, хезмәттәшләрем дә яхшы булгангадыр, бер-беребезгә ярдәмләшеп җайлашып эшлибез. 69 яшьтә булсам да, эшкә барасым килеп тора. Һәр нәрсәгә җайлашасың. Азыкны трактор алып керә. Калган эшләрнең дә үз җае бар. Өйдәге мәшәкатьләргә дә җитешәбез. Аларның күбесе ирем Алексей өстендә инде. Сыер, сарыклар, күп итеп кош-корт асрыйбыз. Аннан ял саен балалар да кайтып, бар эшебездә булышалар, -дип сөйли Нина апа.
Бүгенге көндә алар кадерле әби белән бабай. Төп нигездә балаларын, оныкларын көтеп алып яшиләр. Солдаевлар турында авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев та хөрмәт белән сөйли.
– Үз көчләре белән терлек асрап гомер итүче кешеләр алар. Тырыш, үрнәк гаилә. Икесенең дә хәләл хезмәте кергән йортта яшиләр. Җирлегебездә шундый гаиләр булганга сөенәбез. Алга таба да шулай авыл яме булып, тигезлектә, исән-сау булып яшәсеннәр дип телим бу гаиләгә, – ди ул авылдашлары турында.
Фото гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев