Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Авыл һәм кеше

Фәннур Миннекәев: «Әнкәй миңа өч гомер бүләк итте»

Җир йөзендә иң матур сүз - Әнкәй. Минем газиз әнкәем Хәтимә Фәхрулла кызы Миннекәева –Хәмидуллина Чыбыклы авылы кызы.

Гаиләдә алар өч малай һәм бер кыз үскәннәр. Фатыйма әбием балаларын кешелекле, хезмәт сөючән итеп үстергән. 1941 елда Фәхрулла бабам, дүрт баласын калдырып, Бөек Ватан сугышына китә. Ул вакытта минем әнкәемә ни бары 11 яшь кенә була. Бабай сугыштан әйләнеп кайтмаган. Әбием дүрт баласын үстереп кеше иткән. Улларын өйләндергән, кызын кияүгә биргән.
 

21 яшендә әнкәем авылыбызның чибәр, эшкә батыр егете, минем әтием Галимҗанга кияүгә чыга. Ул вакытта әтиләр халык телендә аръяк дип йөртелә торган урамда яшиләр. Әтием ятим үскән. Ул 12 яшендә бабасы кулында кала. Әтисе сугышка китә, әниләре үлә. Әнкәй килгәндә йортта тагын өйләнмәгән ике малай һәм бер кыз була. Алар – әтиемнең энекәшләре һәм сеңлесе. Әтиләрнең кайчандыр йортлары янган булган, бөтен җирдә кара корым. Әнкәй итәкләрен кыс-тырып өйләрне юып чыгара, ашарга әзерли. Йортка нур керә. Аннан соң алар Кызылармиячеләр урамына йорт салып чыгалар. Көне буе колхоз эшендә эшләп кайткач, кул пычкылары, такта яра торган пычкылар белән белән идән-сайгак җәеп, сәкеләр ясап, дүрт почмаклы йорт тергезәләр. Бер-бер артлы балалар туа. Әнкәем бу дөньяга тугыз бала китерә. Шулардан алтыбыз исән-сау үстек. Ике абыем, бер апам бала вакытта ук вафат булганнар. Мин – әнкәем тудырган тугыз баланың иң кечкенәсе, төпчеге, тугызынчысы.
 

Әнкәем башка балаларына бер тапкыр гомер бирсә, миңа өч гомер бүләк итте. Беренчесе – әнкәем мине тудырган, үстергән. Үскәндә бик шук малай булып үстем. Миннән олырак абыйларымның чаңгыларын тагып тау шуарга барырга ярата идем. Ул чаңгылар ботинкалы иде. Миңа ботинкалары зур булгач, аягыма резин итек киеп, чаңгыларны шуңа беркетә торган идем. Көннәрдән беркөнне иптәш малайларым Айрат һәм Рөстәм белән безнең урамдагы иң биек тауга – Нурлый бабайлар бакчасына каршы тауга чаңгы шуарга менеп киттек. Төшкә кадәр бергә шудык. Чаңгы сикерсен өчен таучыклар ясап та, утырып та, ятып та шудык. Әнкәй чакырып төшкә ашка кайтарды.
Тиз-тиз генә капкалап, янәсе, дуслар килгәнче дип, мин яңадан тауга менеп киттем. Бер төштем, ике төштем таудан, ә өченчесендә резин итеккә эләктергән чаңгым күтәрелеп, минем эчемә килеп кадалган. Бәлки, җиңелрәк булсын дип, әнкәйдән качып, юка гына куртка да кигән булганмындыр инде. Мин күзләремне ачканда әнкәйнең алдында, авылыбызның бензин ташый торган машинасы белән Гамил абый хастаханәгә илтә иде. Бер елга якын районыбыз хастаханәсендә яттык. Иң авыр хәлдәгеләр ята торган хастаханә палатасын мин инде “үзебезнең өебез” дип сөйләшә торган булганмын. Казан табиблары вертолет җибәргән булганнар, тик гомеремне саклап калу өчен үзебезнең табиблар миңа операция ясаган. Мине операция бүлмәсенә кадәр әнкәем озата менгән. Ачык калган ишектән, эчемне ярганнарын күреп, аңын җуеп егылган. Тик озак ятмаган ул, күзләрен ачкан да тизрәк минем яныма ашыккан. Мине әле һаман да операция бүлмәсеннән чыгармаган булганнар. 12 сәгать буе әнкәем ишек төбендә мине көтеп утырган. Елга якын хастаханәдә минем янымнан бер адымга да китмәде. Мине ашатты, эчертте, юды. Табибларның ярдәме белән мине үлем тырнагыннан йолып калдырып, ягъни миңа икенче мәртәбә гомер бүләк итте.

 

Иң төпчек бала булганга микән, әнкәем мине ныг-рак ярата кебек тоела иде. Бервакытта да өстемә тузган кием кигертмәде, тәмле ашатты. Кыскасы, иркәләп кенә үстерде. Кеше итте. Әнкәемнең киңәшен тотып мин Алабуга дәүләт педагогика институтына укырга кердем. Бер ел укыгач, хәрби хезмәткә киттем. Армиядән кайткач, Чаллы педагогика институтына яңадан укырга кереп, филолог белгечлеге алып чыктым. Үзем укыган мәктәбемдә унбиш елга якын балаларга белем бирдем.
Әнкәем авырып китте, озак еллар аяклары авыртты. Миңа әнкәемне соңга юлга озатканчы тәрбияләргә туры килде. Көйсез кеше булмады әнкәем, миңа бер авырлык та китермичә, әтине һәм алты баласын калдырып, сиксән яшен тутыра да алмыйча китеп барды. Әгәр исән булса, кулларымда гына күтәреп йөртер идем!

 

Әнкәем бакыйлыкка күчкәч тә миңа ярдәм итте. Мин мәктәптә эшләгән вакытта табиблар миңа яман чир диагнозы куйды. Төшенкелеккә бирелдем. Яшисем килмәде. Ә яшәргә кирәк! Олыгайган әти минем белән яши! Нәрсә булса шул булыр дип, мин хастаханәгә бармадым. Шундый көннәрнең берсендә – мин йоклый алмый урын өстендә аунаган чагымда “әнкәем кайтты”. Әйе, чыннан да кайтты. Мин урын өстендә ятам. Минем йоклый торган бүлмә ишеге ачылып китте дә әнкәй килеп керде. Үзе белән бер кечкенә ир бала иярткән. Ул минем баш очыма килеп утырды. Куллары белән башымнан тотты, муен тирәләрен сыпырды.
-Улым, син әле яшәргә тиеш! Хастаханәгә бар! Операция ясат! Барысы да әйбәт булачак, - диде.
Әнкәй белән мин бераз сөйләштем дә кебек. Ул үзе белән ияртеп кайткан ир баланы, минем яшьли үлгән туганым Мәгъсумҗан абыең, диде.
Мин манма тиргә батып сикереп тордым да кухня ягына чыктым. Әти йоклый. Өйдә тып-тын. Ишекләр бик-ле.
Шул вакыйгадан соң, өч көн үткәч, Түбән Кама хастаханәсенә барып, шешне алдырдым. Ул минем бәхетемә яманы булмады. Бүген бары шул көннең бер истәлеге булып минем муенымда җөй эзләре генә калды. Әгәр әнкәй кайтып мине кисәтмәгән булса, мин хастаханәгә бармаган булсам... Ничек тәмамланган булыр иде, бары Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Шулай итеп, әнкәй миңа бакый дөньядан кайтып, өченче гомеремне бүләк итте.
Мин бу язмамны гыйбрәт өчен яздым. Боларның берсе дә уйлап чыгарылган түгел. Әнкәйләрнең исән чакта кадерләрен белик! Әнкәйләрнең догасы безне гомеребез буе саклап йөртә! Кадерле әнкәем!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев