Авыл һәм кеше

«Хәтер паркы» булдырылды

Сарсаз-Баграж авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл 2010 елда мәдәният йорты каршына күчерелде. Иркен урын, юл өсте, авылыбызның иң җанлы урыны. Мәктәп укучылары һәм укытучылары һәйкәл тирәсен койма белән әйләндереп алды. Материалны да мәктәптән күчерделәр. Билгеле, койма бик искерде, шулай да ул ел саен төзәтелеп, агартылып тора....

Сарсаз-Баграж авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл 2010 елда мәдәният йорты каршына күчерелде. Иркен урын, юл өсте, авылыбызның иң җанлы урыны. Мәктәп укучылары һәм укытучылары һәйкәл тирәсен койма белән әйләндереп алды. Материалны да мәктәптән күчерделәр. Билгеле, койма бик искерде, шулай да ул ел саен төзәтелеп, агартылып тора. Әлеге урынга күп итеп агачлар, куаклар утырттык, чәчәклек ясадык. Һәйкәлдәге язулы такта алмаштырылды. Моңа кадәр чүп үләннәре үсеп утырган зур гына мәйдан авылыбызның истәлекле урынына әверелде. Укучылар ел әйләнәсе паркны карап, чистартып тора.

"Дәрестән соң - мәктәп" программасы нигезендә әлеге паркны тагын да төзекләндерү, ямьләндерү, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызның якты истәлеген мәңгеләштерү, авылыбыз тарихын язу, укучыларга патриотик, әхлакый-эстетик тәрбия бирүне күздә тотып, мәктәп коллективы "Хәтер паркы" исемле проект өстендә эшләүне максат итеп куйды. Әлеге проектны эшләүдә мәктәбебезнең һәр укучысы һәм укытучысы катнашты. Проектны яклап чыккач, бергәләшеп башта паркның макетын ясадык һәм ул чынбарлыкка әйләнсен өчен зур эш башланды.

Хезмәт дәресләрендә укучы егетләребез мәктәп туган якны өйрәнү музееның керү юлларын бизәкләп ясады. Бөек Ватан сугышы, анда катнашучылар турында өстәмә материал тупланды, сугыш ветераннары турында бай мәгълүмат тупланган папкалар булдырылды. Класс сәгатьләрендә тыл ветераннары белән очрашулар үткәрелде, тимурчылар хәрәкәте җанландырылды.

Яз җитү белән парк урыны гадәттәгечә чистартылды, өстәмә чәчәклекләр ясалды. Авыл җирлеге Советы ярдәме белән мәктәп укучылары һәм укытучылар паркка керү юлына асфальт җәйде, апаларыбыз коймаларны бизәде, хезмәт дәресендә ясалган утыргычлар урнаштырылды. Бу эшләрне укучылар чын күңелдән башкарды.

Безнең проектның тагын бер максаты - авылны тагын да матурлау, аның экологик торышын яхшыртуга өлкәннәрнең дә игътибарын җәлеп итү. Авылдан чыккан күренекле кешеләр бик күп. Сабантуй, Питрау бәйрәмнәренә күпме кеше кайта авылга! Бүләкләр дә алып кайталар. Безгә такта, борыс ише әйберләр булса, ветераннар яшәгән йортлар янына утыргычлар ясап куяр идек. Паркның коймасын да яңартасы иде...

Алга таба да проектны тормышка ашыру өстендә безне күңелле һәм мәшәкатьле эшләр көтә.

Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк, ди халык мәкале. Без тудырган әлеге парк, буыннардан-буыннарга күчеп, андагы агачлар тормыш кадерен белергә, авыл тарихын югалтмаска өндәп шауласыннар да шауласыннар иде.

Алинә Усманова,

Сарсаз-Баграж мәктәбенең IX сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Хәтер паркы» булдырылды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл һәм кеше