Кәҗә мал түгел дисәләр дә...
Кәҗә дә булдымы мал, дигән сүзләр бүгенге тормышка гел туры килми, дияргә була.
Кәҗә, мөгезле эре терлек белән чагыштырганда, ким дигәндә алты тапкыр азрак ашый. Заманында Сталин сыеры дип йөртелгән бу йорт хайванын шул бакча печәне белән дә кыш асрап чыгарырга була. Ә җәен авыл җирендә кәҗәгә печән эзләп йөрисе юк – һәр тыкрыкта билгә кадәр печән, су буйларында – таллык.
Заманында Перцовка авылында яшәүче Михаил һәм Елена Исаичевларның кәҗәләренең 32 баштан арткан вакытлары да булган. Гаилә башлыгы Михаил Петрович үзенең кәҗәләре хакында горурланып сөйли.
- Алар шуның кадәр тәртипле, тыңлаучан һәм талымсызлар. Менә кышкылык печән әзерләп куйдым. Печәнгә кушып, бәрәңге, кишер, кабак, ташкабак турап ашатабыз. Шулай да иң яраткан ризыклары – ипи. Быел кышка алты баш ана кәҗә калдырдым, тәкәләре дә бар. Боерган булса, март айларында бәтиләргә тиешләр. Һәр ана кәҗә кимендә ике-өч бәти китерә. Алты айдан инде аларны сугымга чалырга була. Суярга кызганам кайчагында, нишлисең, ашарга да кирәк бит. Кәҗәләремнең һәрберсенең исемнәре бар. Исемнәрен ишетүгә алар саудырыр өчен урыннарына килеп басалар. Иң өлкән кәҗәбезнең исеме – әби, аннары Катя, Роза, Җырчы, Мася, Мама исемлеләр, - ди Михаил Исаичев.
Әти-әниләре олыгайгач, шәһәрдән үзләре туып үскән Перцовка авылына күчеп кайтканнар алар.Кечкенә Миша башлангыч белемне үзләренең авылында алган, аннары Мирный бистәсенә җәяү йөреп укыган. Мәктәпне тәмамлагач, институтка укырга барып караган, тик баллары җитмәгән. Шулай булса да ул үзенә кирәкле һөнәрне – электрик белгечлеген үзләштергән. Гаилә корып, бер кыз үстергәннәр, бүгенге көндә оныгы инде институт тәмамлап, юрист булып эшли. Гомере буе шәһәрнең төрле оешмаларында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Аның 44 елга якын хезмәт стажы бар! Авыл җирендә яшәп, сөтсез яшәүне күз алдына да китерә алмаучы Исаичевлар күршеләре Василий Максимовтан ике кәҗә алып чыгалар. Менә шуннан кәҗә үрчетү хыялы тормышка аша Михаил Петровичның. Беренче елны ук ике кәҗәдән икешәр бәти туа, аларның саны алтыга тула. Тормыш иптәше Елена Семеновна да лаеклы ялга чыккач, алар кәҗә асрауга ныклап керешәләр. Сөте дә бар, ите дә җитәрлек. Сөтен үзләре бик яратып эчәләр икән! Күршеләргә дә арттыра башлыйлар кәҗә сөтен. Хәзер инде үзләренең сатып алучылары бар. Район үзәгеннән дә ишетеп килеп алучылар бар.
Гомумән, бер кәҗәнең сөте 3-4 кешелек бер гаиләне туйдырырга рәхәтләнеп җитә. Тиешле рацион һәм тәрбия булганда тәүлегенә 4-5әр литр сөт бирергә сәләтле алар. Сыерныкыннан шактый аерылып торган ап-ак кәҗә каймагын да бер ашап караганнар яратып алалар.
Кәҗә сөтенең күплеге түгел, файдасы да зур роль уйный. Элек-электән кәҗә сөте төрле чирләрдән, бигрәк тә аллергиядән дәва буларак кулланылган. Чыннан да, аның шифасын, майлылык дәрәҗәсен югары бәялиләр. Хәтта, Әбүгалисина да кәҗә сөтенең файдасы турында язган. Ул сәламәтлекне һәм аек акылны сакларга ярдәм итә, дигән мәшһүр табиб. Борынгы мисырлылар исә кәҗә сөтен нервларны тынычландыру чарасы буларак кулланганнар. Гиппократ бума ютәлдән интегүчеләрне кәҗә сөте белән дәвалаган. Швейцария курортларында ял итүчеләр бүген аны анемия, рахит авыруларыннан котылу юлы буларак кабул итә. Ашказаны авырткан кешеләр, кәҗә сөтен файдалана башлагач, аппетиты кире кайта икән. Аллергиядән җәфаланучылар өчен дә кәҗә сөте менә дигән. Авыручылар балалар арасында да, олылар арасында да елдан-ел күбәя бара. Кәҗә итенең холестеринсыз булуын да исәпкә алсак, баш-аягы белән алтынга тиң мал булып чыга кәҗә.
Әйткәнемчә, Михаил һәм Елена Исаичевлар кышлыкка икешәр холодильник кәҗә ите тутырып куялар. Бер кәҗәдән егерме килограммнар чамасы ите чыга. Кәҗә асрау белән таныш булмаган кешеләр аның сөтен эчә, итен ашый алмыйм – исе килә, диләр. Ә менә кәҗәне асраучылар моның нибары электән канга сеңгән ялгыш фикер булуы турында әйтә. Әгәр кәҗәне чиста урында, тәрбияләп тотсаң, бер исе дә килми. Гомумән, кәҗә - ул чисталык яратучы хайван.
- Ятканда да иң чиста һәм коры урынны сайлый. Кәҗәне тиешенчә караганда, тәкәсеннән аерып асраганда, борынны җыерткан ис булмый. Шулай дә кәҗә ялгызлыкны яратмый. Иң яхшысы – ике-өч кәҗәне бергә тоту. Ул әтәч, тавыклар, каз-үрдәкләр белән күрше булып та бик тату яши ала. Кәҗә кадәрле башка акыллы мал юк. Кеше акылы бар кебек аларда. Иркәләр, ачуланганны беләләр, үпкәлиләр. Аның каравы, кил инде дип чакырып, ипи каптырсаң, аркасыннан сыйпасаң, яныңнан китмиләр. Сине күрсәләр, юк-юк та килеп иркәләтеп китәләр. Кечкенәдән тәрбияләп үстерсәң, кәҗә синнән калмый инде ул – иң якын дуска әйләнә. Ашауга да бик талымлы хайван. Аңа бар да сыйфатлы, бар да тәмле булсын. Чөгендергә баз исе сеңә икән, ул аны ашамый. Хәтта авызына каптырган ипи кисәге ялгыш кулыңнан җиргә төшеп китсә, ул аны ашамаячак. Берсенә каптырган ипи кисәген дә икенчесенә бирермен димә. Тәмлесен генә сайлап ашаган малның сөтеннән нинди ис килсен? – ди Елена Исаичева.
Аларның гаиләсендә кәҗәләр ике дистә елдан артык кадерле мал булып яши. Җәй көннәрендә төшкә кадәр кәҗәләрне Михаил Петрович көтеп кайтса, төштән соң Елена Семеновна үзенең яраткан этләре Вовка һәм Рыжик белән көтәләр.
Кәҗә өчен бакчадагы клевер үләнен зәңгәр чәчәге күренүгә үк чабарга кирәк. Шундый чакта яратып ашый, әрәм-шәрәм итми. Ылыслы агач ботаклары да - кәҗә өчен тәмле сый. Әгәр дә тиешенчә тукланса, сөтенең сыйфаты бермә-бер арта. Кәҗәләр ашый торган ризыкларга күз салсаң, ул сөтнең чынлап та файдалы булуында шик калмый.
Көнең кәҗәгә калмасын дигән сүзләрдән куркасы юк. Киресенчә, кәҗәдән калмасам ярар иде дип яшәп ята Исаичевлар гаиләсе.
Өлкән буын кешеләренең кәҗә асравына күңел сөенә. Яратып асрыйлар алар кәҗәләрен!
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев