Бөек Җиңүнең 68 еллыгын бәйрәм итәбез. Нишләмәк кирәк, фронтовикларыбыз бакыйлыкка күчеп бетеп баралар инде. Фашизм афәтен җиңүгә үз өлешен керткән актыккы ветеран арабыздан киткәннән соң да каһәр суккан сугыш яралары сызлаудан туктамаячак әле, буыннан-буынга күчеп барачак. ...1964 елның челләсе. Әнием мине бик ашыгыч кына уеннан дәшеп алды. Чебиләп беткән аякларымны...
Бөек Җиңүнең 68 еллыгын бәйрәм итәбез. Нишләмәк кирәк, фронтовикларыбыз бакыйлыкка күчеп бетеп баралар инде. Фашизм афәтен җиңүгә үз өлешен керткән актыккы ветеран арабыздан киткәннән соң да каһәр суккан сугыш яралары сызлаудан туктамаячак әле, буыннан-буынга күчеп барачак.
...1964 елның челләсе. Әнием мине бик ашыгыч кына уеннан дәшеп алды. Чебиләп беткән аякларымны куллары белән сыйпап куйды, аркамнан кагып сөйде дә байтак кына дәшми торгач: "Әтиеңнең бер үтенече бар иде, улым", - диде. Түбән Биш дәваханәсендә ятучы әтинең каен җиләгеннән бик тә авыз итәсе килә икән. "Олы малаем урманнан урап кайта алмасмы?" - дигән. Инде өйлә узган иде, велосипедыма атландым да Ашыттан өч чакрым ераклыктагы урманга чаптым. Мин инде 12 яшьтә, әтием гозерен генә үтәрлек (кем уйлаган аны соңгысы булыр дип). Безнең урманда каен җиләге күпләп үскән урыннар бөтенләй юк. Сирәк-мирәк кенә, берән-сәрән дигәндәй, очраштыргалый. Бик тырышып эзләп йөргән әби-апаларның күп дигәндә бер литрлы савыт тутырып кайтканнарын беләм. Күршебездә яшәүче укытучы Газизә апа да шулай җыя. Үземнең дә әни белән «уфалла» арбасы тартып барганда кордон тирәсендәге урман авызында кып-кызыл булып җемелдәп утыручы ул җиләкләрне күргәләгәнем булды. Ат юлы читендә яки тәгәрмәч эзләре арасында маяк кебек балкучы нигъмәтләрне иелеп алырга җае гына юк. Печән яки себерке төялгән арба сөйрәвеңне беләсең.
Көн кичкә авышып, эңгер баса, урман шавы шомландыра башлаганчы йөрсәм-йөрдем, эмальле кечкенә калай кружкамны (ул чакта алар киң кулланылышта иде) түбәләмә тутырганчы тырыштым. Сөенечемнән ашыктым, өйгә дә кайтып тормыйча, Бистебашы авылы аша турыдан дәваханәгә әти янына киттем. Кулына җиләк тулы кружканы сузуга, әтиемнең күңеле тулды...
Мин хәзер дә каен җиләге күрсәм, сискәнеп китәм. Мизгел эчендә күз алдыма ябыккан, хәлсезләнгән, күңеле тулган, гомеренең санаулы гына көннәре калган зәп-зәңгәр күзле фронтовик әтием килеп баса. Сугышта күпме кешенең гомерен саклап калган, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, сугышчан медальләр белән бүләкләнгән медицина хезмәте өлкән сержанты, тыныч тормышта күрше-тирә авыл халкына легендаларга тиң игелекләр эшләгән, ветеринария табибы, җиде бала атасы Мәхмүт Мөхәммәдьяр улы Мухамов шуннан соң озак яшәмәде. Ямьле җәй үткәч, сирәк була торган җылы, кояшлы сентябрь аенда сугышта алган яралардан, салкын тиюләрдән мантый алмыйча китеп барды. Ул нибары 49 ел яшәп калды!
Бүгенгедәй хәтерлим, бервакыт әтидән аңа ни өчен орден биргәннәрен сөйләвен үтенгән идем. "Бераз үс әле, улым, сөйләрмен", - дигән иде ул. Өлгерә алмады. Белмәвебез үкенечкә кала инде дип, гел хафаландым. Ни куаныч, замана могҗизасы - интернет ярдәм итте. Бер сайтта кул куелган, мөһер сугылган документка - әтигә тутырылган "Наградной лист"ка тап булдык. Анда болай диелгән (язылганча китерәм):
"В боях с немецкими захватчиками тов. Мухамов участвует с 16 по 19 августа 1943 года в районе дер. К. Биб, Ярцевского района, Смоленской обл. Проявил при этом мужество и отвагу. За эти дни он вынес с поля боя под сильным огнем противника 26 тяжело раненых бойцов и командиров с их оружием и оказал своевременную помощь 41 раненому бойцу.
Товарищ Мухамов достоен правительственной награды орденом Красной Звезды".
Үз гомереңне куркыныч астына куеп, өч көн эчендә 67 кешенең язмышын хәл итү - чыннан да зур батырлык. Бөтен барлыгым белән рәхмәт әйтеп, әтиемнең якты рухы алдында чал башымны иям.
Җитмеш ел элек кылган гамәлләре хакында ул белмәгән, ишетмәгән мәгълүмат чаралары аша безгә горурланырлык хәбәрләр килеп иреште. Еллар-чорлар узып, күп сулар аккач, дәвамчыларыбызга безнең хакта нинди хәбәрләр барып ирешер? Менә бит хикмәт кайда.
...Каен җиләге тәме. Өзеп авызга капмыйча да тоям мин аны. Күзәнәкләремдә хәтер уты булып яна ул.
Госман Мухамов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев