Җиңү бәйрәме якынлашкан саен, сугышта катнашкан батырлар ешрак искә төшә. Минем икетуган абыем Миргаяз Әбүбәкер улы Хәмитов та сугышның ачысын-төчесен татый. Әтисе сөйләгән хатирәләрне улы Фәргать искә алды. Фәргать абый сөйли, ә минем күз алдыннан кинокадр кебек вакыйгалар уза, үземне кинозалында утырган кебек хис итәм... Миргаяз абыйга сугыш башланганда 31...
Җиңү бәйрәме якынлашкан саен, сугышта катнашкан батырлар ешрак искә төшә. Минем икетуган абыем Миргаяз Әбүбәкер улы Хәмитов та сугышның ачысын-төчесен татый. Әтисе сөйләгән хатирәләрне улы Фәргать искә алды.
Фәргать абый сөйли, ә минем күз алдыннан кинокадр кебек вакыйгалар уза, үземне кинозалында утырган кебек хис итәм...
Миргаяз абыйга сугыш башланганда 31 яшь була. Ул күрше Урта Пәнәче авылында укытучы булып эшли. Сугышның икенче атнасында ук аңа чакыру килә. Хатыны Мөзәянә апа аны пристаньга озата бара. Үзләре белән ипи алган булалар. Ипине күргәч, бер чегән хатыны, әйдәгез, сезне багам, дип бәйләнә. Апага ул: "Син иреңне чирләгәч сугышка алмыйлар дип тыныч йөрисең - алалар. Менә шушы вакыттан соң исән-сау кайта", - дип, дүрт бармагын һәм бишенчесенең яртысын бөгеп күрсәтә.
Ике ай Казанда чакыру комиссиясендә сәркатип булып утырганнан соң абыйны сентябрь аенда сугышка җибәрәләр. Беренче көннән үк сугышның иң каты җиренә - Украинага эләгә. Дошман көчле, әзерлекле. Бер һөҗүм вакытында аларның часте бик каты сугыша, югалтулар да күп була. Бомба шартлый, атыш, төтен, ярдәм сорап кычкыру... Һәм бөтен җиһан тынып кала. Абый командир эндәшкән тавышка аңына килә. Балчык астыннан аны командиры казып чыгара. Алар частьларыннан икесе генә исән калган булып чыга. Икәүләп болганыштан чыгар өчен урманга таба китәләр. Урманнан ерак түгел бер авыл урнашкан, командир бинокленнән авылны күзәтә. Шуңа игътибар итәләр: немецлар барлык өйгә керә, ни өчендер, берсен читләтеп үтәләр. Кич җиткәч, качып кына шул өйнең тәрәзәсен шакыйлар. Ишекне карт кына бабай ача. Өйдә әби белән бабай гына яши, карт булгач, немецлар боларга керми икән. Әби белән бабай аларны ашатып, җылы киемнәр биреп, кайсы якка барырга икәнен өйрәтеп озатып калалар. Әгәр немецлар туктатса: "Корову шукаем, дип әйтегез", - ди бабай.
Чыннан да, немецлар боларны туктата. Атларына салам ташырга кушалар. Эшләре беткәч җибәрәләр, ни өчендер тентемиләр. Ә тун астына корал яшерелгән була. Урманга таба барганда командир: "Боларга бер граната җитә бит", - ди. Кире борылып, тун астына яшерелгән кораллары белән сугышып алалар да сазлыкка таба йөгерәләр. Артларыннан немецлар куа чыга. Командир сазлык буйлап тәгәрәп барырга куша. Шулай эшлиләр дә. Немецлар сазлыкны абайламыйча берәм-берәм сазга чума. Өч көн буе урманда сукмак эзлиләр. Йөри торгач, бер көнне хатын-кызлар батальонына килеп чыгалар. Ирләргә монда керү тыела, аларны кулга алып штабка озаталар. Штабта командирны танып алалар, барысы турында сорашалар. Бер көнне дивизия комндиры: "Кем монда татар?" - дип абыйны чакырта. Аның Беренче Бөтендөнья сугышында адъютанты татар булган. Татарлар сабыр, күп сөйләшми. "Частьларга бүлә башласалар, саңгырауга салыш, мин сине үземә алам", - ди командир абыйга. Солдатларны фамилияләп частьларга бүлә башлыйлар. Сөйләшенгән буенча, абый "ишетми". Командир исә: "Он глухой, казанская "сирота", дайте его мне", - дип үзенә ала.
Миргаяз абый Венгриягә кадәр барып җитә. Сугыш беткәч тә әле бер авылда комендант булып хезмәт итә (авылда немец әсирләрен саклыйлар).
Чегән юраган дөрес булып чыга: туган якларга дүрт ел ярымнан соң - 1946 елның гыйнварында исән-сау кайтып төшә.
Инде Миргаяз абыйның вафатына да күп вакытлар үтте. Ләкин безнең буын шундый батыр солдатлар аркасында рәхәттә яшәвен онытмасын иде. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белеп яшик.
Д. Шәрифуллина.
Югары Пәнәче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев