Зәй районының Куш-Елга авылыннан Шәриповлар гаиләсе
Шәриповлар тормыш сынауларына бирешмичә, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип, сызлануларын эш белән җиңеп яшиләр.
Декабрь башы ел саен инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аралашу бик мөһим.
Безнең Куш-Елга авылында да андый язмышлы кешеләр яши, һәрберсенең үзенә генә хас язмышы бар. Без аларның өйләренә барып, хәлләрен белеп кайттык. Һәрберсенең өендә тәртип. Өлкән яшьтәге Мөдәррис ага без кергәндә ишегалдында әкрен генә нәрсәдер белән мәшгуль иде.
Мөдәррис аганың аягында протез булса да, ул тик утыруны белми. Хәрәкәттә бәрәкәт дип яши, өй тирәсендә булыша, ә сызлануларын ул үзе һәм тормыш иптәше Әрҗүдә апа гына белә. Мөдәррис ага авылыбызның алдынгы машина йөртүчесе иде. Юл һәлакәтенә очрап, бер аягын тездән кистеләр.
Шәриповлар гаиләсендә өч ул үсте. Уллары гаиләләре белән Чаллыда яшиләр. Ялларда әти-әниләре янына кайтып, һәр эшләрендә булышып китәләр.
Мөдәррис абый белән Әрҗүдә апаның йортлары нурлы, үзләре һәрчак якты йөзле, булганына канәгать итеп, балалары, оныклары, оныкчыкларына сөенеп матур итеп яшиләр. Әле шатлыклары белән дә бүлештеләр. Бу көннәрдә тагын бер оныкчыклары туган, балалары бәби ашына киткән. Матур итеп теләкләр, белгән догаларын укып шатланып утыралар.
Авылыбызның активисты Ралия Әхмәдуллина белән Шәриповларга бергә барып, озак итеп сөйләшеп утырдык. Ралия апа – аларның күршесе, һәрвакыт хәл-әхвәлләрен белешеп тора.
Әрҗүдә апа - үзе дә тормышның авырлыкларын күреп үскән сугыш чоры баласы. Хатын-кыз - йортның учагы. Әрҗүдә апаның колагы начар ишетә, Мөдәррис абый ачуланып та ала. Бу ачулануда кайгыртучанлык, якын итеп ярату да чагыла. Күз тимәсен, шулай иңне-иңгә куеп, авылыбызның яме булып, тигезлектә озак яшәсеннәр иде әле.
Розалия Әхәтова, Куш-Елга авылы китапханәчесе.
Фото авыл китапханәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев