Авыл һәм кеше

Шәфкатьлелек бизи кешене

Нәрсә ул шәфкать? Минемчә, "шәфкать" сүзе - кызгану, аяу хисе, мәрхәмәтле, киң күңелле, рәхимле, ярдәмчел, игелекле булуны аңлата. Шәфкатьле булу - көчсез әби-бабайларга, өлкәннәргә, хезмәт һәм сугыш ветераннарына, кечкенә балаларга булышу. 2013 ел Зәйдә Шәфкатьлелек елы дип игълан ителде. 3нче мәктәптә бу форсаттан төрле чаралар үткәрелә һәм һәркем булдыра алганча...

Нәрсә ул шәфкать? Минемчә, "шәфкать" сүзе - кызгану, аяу хисе, мәрхәмәтле, киң күңелле, рәхимле, ярдәмчел, игелекле булуны аңлата. Шәфкатьле булу - көчсез әби-бабайларга, өлкәннәргә, хезмәт һәм сугыш ветераннарына, кечкенә балаларга булышу. 2013 ел Зәйдә Шәфкатьлелек елы дип игълан ителде. 3нче мәктәптә бу форсаттан төрле чаралар үткәрелә һәм һәркем булдыра алганча үзеннән өлеш кертә.

Бездә матур гадәт яши, тимурчылык эшен дәвам итәбез. Мәктәбебездә волонтерлык хәрәкәте киң колач алган. Балалар волонтерлык хәрәкәтен үстерүнең озак вакытлы комплекслы программасының төп идеясе - кешеләргә ярдәм итәргә сәләтле толерант яшьләр тәрбияләү. Монда ярдәмгә мохтаҗ балалар, ветераннар һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләү каралган. Һәр сыйныфка өлкән яшьтәге әби-бабайлар, хезмәт, сугыш һәм тыл ветераннары беркетелгән. Без аларны үзебезгә чакырып, концертлар күрсәтәбез, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырабыз. Шулай ук бәйрәмнәрдә аларны игътибарсыз калдырмыйбыз. Өлкәннәр көне, Укытучылар көне, Җиңү бәйрәмнәрендә алар - кадерле кунак. Мәктәбебездә эшләп чыккан апа-абыйларны туган көннәре белән котлау да традициягә әйләнде. Вакыт табып өйләренә барабыз. Хәлләрен беләбез, ярдәм итәргә тырышабыз. Аларга йорт эшләрендә булышабыз: идән юабыз, тузан сөртәбез, кибеткә барып, кирәкле әйберләрен алып кайтып бирәбез. Эшләр беткәч, бергәләшеп утырып чәй эчәбез, олы кеше аралашуга мохтаҗ, без алар белән сөйләшеп утырабыз. Алар безгә үзләренең истәлекләрен сөйли, үгет-нәсихәтләрен, киңәшләрен бирә.

IX А сыйныфы укучылары "Дөньяның шәфкатьле балалары" программасы буенча эш алып бара. Укучылар ялгыз әби-бабайларга, сугыш һәм хезмәт ветераннарына һәрдаим ярдәм кулы суза. Күптән түгел генә укучылар Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гамил Исхаков, озак еллар буе үзебезнең мәктәптә логопед, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Ләлә Әһәдуллина янында булды. Алинә Насыйрова Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган "Хәтер ялкыны" Бөтенроссия акциясендә катнашты: бабасы Гамил ага Исхаковка төрле сораулар биреп, интервью алды һәм шул турыда видеоролик төшереп бәйгегә җибәрде.

Без бу эшләр белән генә чикләнеп калмыйбыз. Кошлар турында да онытмыйбыз. Озын салкын кышларда азык табуы бик авыр бездә кышлаучы кошларга. Аларның күбесе кышны чыга алмыйча ачтан үлә. Шуны исәптә тотып, без аларга кыш саен җимлекләр ясыйбыз. Көн саен мәктәпкә барганда, кайтканда кошкайларга ризык куябыз.

Шәһәребезнең үзәк паркы һәм мәктәп яны территориясен карап торабыз: яз-көз айларында өмәләрдә агач утырту акцияләрендә катнашабыз, шәһәребез чисталыгына өлешебезне кертәбез. Укучылар, әти-әниләр, укытучылар хәйрия акцияләрендә катнаша.

Без бу эшләр белән кемнедер сөендерә алуыбыз өчен шат. Бабаларыбызның "изгелек эшлә дә - суга сал, халык белмәсә, балык белер", дигән сүзләренең хаклыгына тагын бер кат инанабыз.

Клара Яһүдина,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Шәфкатьлелек бизи кешене
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл һәм кеше