Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Авыл һәм кеше

Усмановлар: “54 ел бергә тормыш йөген тартып, гомернең алтын көзенә аяк басканны сизми дә калдык”

Тату гаилә - бәхетле гаилә, дип юкка гына әйтмиләр. Бер-береңне хөрмәт итеп, кадереңне белеп яшәгән чакта гына, гаилә тату һәм бөтен була.

Бу исә бәхеткә илтүче юл. Менә шундый гаиләләрнең берсе Бигеш авылында яши. Әхәт абый белән Сания апа Усмановларның быел гаилә коруларына 54 ел тула.
Усмановлар гаилә учагын саклап, тормышның кадерен белеп, башкалар өчен дә үрнәк булып гомер кичерә. Тормышта нәрсәгә булса да ирешү өчен ныклы тырышлык, зур көч һәм бар нәрсәне ерып чыгарлык ихтыяр көче кирәк. Ә Әхәт абый белән Сания апага нәкъ шушы сыйфатлар хас та.
Яшьлектә яшь гаилә бәхет эзләп шәһәргә чыгып китә. Әхәт абый алтын прискларында эшли. Әмма туган авыл, туган як төшләргә кереп аптырата. Һәм алар Бигешкә Әхәт абыйның туган нигезенә кайтып, матур йорт салып, шунда төпләнәләр. Әхәт абый "Алга" колхозында сварщик булып эшли. Авылның мәчет манарасын да Әхәт абый белән Раяз абый ясый.
Тормыш иптәше Сания апа Түбән Кама заводларында хезмәт куя .Намуслы хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Алар бер ул, бер кыз үстерәләр.
“Авылыбызның күркәм гаиләсе булган Усмановларның үзара җылы мөнәсәбәтләре, ягымлы күз карашлары аларның бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләрен аңлатып тора. Балалары һәм оныклары, якыннары өчен генә түгел, ә барлык авыл халкы өчен үрнәк булырдай, хөрмәткә лаек гаилә”, - ди Бигеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.
54 ел бергә тормыш йөген тартып, гомерләренең алтын көзенә аяк басканнарын сизми дә калганнар. Җан җылысын биреп тәрбияләп үстергән кызлары Ландыш, уллары Айдар үзләре тормышларын корды. Әти-әниләрен кадерләп, хөрмәтләп яши алар. Бер-бер артлы оныклар дөньяга килде. Баланың баласыннан татлырак кеше бармы?! Юктыр. Сания апа белән Әхәт абый да алар белән горурланып, яратып яши.
“Усмановлар - җыр-моңга гашыйклар. Мәдәният йортында булган чараларда бик теләп катнашалар иде, әмма соңгы елларда Сания апа да, Әхәт абый да өй тирәсендәрәк кенә йөриләр. Аларга бәхетле картлык, сәламәтлек телибез”, - ди Рамилә ханым.

фото мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев