Авыл хуҗалыгы

Алгалыларга корылык комачауламады

Аграр өлкә зәйлеләрнең икътисади һәм социаль тормышында һәрчак өстенлекле роль уйнап килә. Соңгы елларда җәй генә корылыгы белән сыный. Чәчү белән генә түгел, табигать бирмәсә, вакытында шифалы яңгырлар булмаса, уңыш алу куркыныч астында кала. Узган җәй дә коры килде. Шулай да технология таләпләрен төгәл үтәү һәм авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәте...

Аграр өлкә зәйлеләрнең икътисади һәм социаль тормышында һәрчак өстенлекле роль уйнап килә. Соңгы елларда җәй генә корылыгы белән сыный. Чәчү белән генә түгел, табигать бирмәсә, вакытында шифалы яңгырлар булмаса, уңыш алу куркыныч астында кала. Узган җәй дә коры килде. Шулай да технология таләпләрен төгәл үтәү һәм авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә «Зәй» агрофирмасының «Алга» бүлекчәсе узган ел зур уңышларга иреште.

- Корылыклы елда яхшы күрсәткечкә яхшы сыйфатлы чәчүлек материал, чәчүгә оптималь срокларда керешү, белгечләрнең тырышлыгы бәрабәренә ирешелде, - ди бүлекчә җитәкчесе Илгиз Вәлиев.

Бүлекчәдә 5038 гектар мәйданның 4190 гектарын чәчүлек җир тәшкил итә. Игенчеләр тырышлыгы, фидакарьлеге белән 4186, 6 тонна ашлык җыеп алынган, уңыш гектарыннан уртача 34,3 центнер тәшкил иткән. Шунысы игътибарга лаек, көзге культуралар коры елда да ярыйсы гына уңыш биргән. Көзге бодайның гектарыннан 54,6 центнер уңыш җыелган. Аерым бер басуда исә гектарыннан 68 центнер уңыш чыккан. Язгы культуралар уңышы да куанычлы.

"Алга" - агрофирмада иң күп шикәр чөгендере игүче бүлекчә. Шикәр чөгендере уңышы да мул булган. Уңыш гектарыннан уртача 595 центнер тәшкил иткән. Шикәр заводына барлыгы 38857 тонна чимал озаттык, ди Илгиз Вәлиев. Узган ел исә бу күрсәткеч 25172 тонна булган.

Терлекчелектә уңышның нигезе ныклы азык базасы булдыруга бәйле. Терлекләрне кышын асрау өчен җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләнгән. Ул хуҗалыкта бер шартлы терлеккә 27,6 азык берәмлеге туры килә. Әлеге уңышларда бүлекчә механизаторларының намуслы, тырыш хезмәте ята. Бөртеклеләр чәчүдә Хәниф Мирзаханов, Әхнәф Хәмидуллин, шикәр чөгендере чәчүдә һәм алуда Рәсим Мөфтиев, Рамил Сибгатуллин, Айдар Галимов, Хәниф Хәйруллин, ашлама һәм гербицид кертүдә Разыйф Яруллин, Рәшит Габиев, терлек азыгы әзерләүдә Илгиз Фатыйхов, Газинур Хәмидуллин, Фәнис Мөхәммәтханов, җир эшкәртүдә Фәнис Шәнгәрәев, Рафис Юнысовлар тырыш хезмәт куйган. Чөгендер алуда Айдар Галимов звеносы районда җиңүче булды.

Хуҗалык терлекчелек буенча да сынатмый: бүгенге көндә 739 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 249ы - савым сыер. Узган ел 806 тонна сөт савып алынган. Иң күп сөт савучылар - Фатыйма Нуретдинова, Лилия Гайфетдинова, Сәрия Гатауллина. Бүлекчәдә 95 тонна ит җитештерелгән. Хуҗалык тарафыннан җитештерелгән продукциядән кергән керем барлыгы 85 миллион 439 мең сум тәшкил иткән. Хужалыкта барлыгы 85 кеше хезмәт куя, аларның уртача хезмәт хакы -13141 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Алгалыларга корылык комачауламады
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы